Зөлфирә Шәйдуллина: «Егылуы, пычрануы, кычкырып көлүе, барып төшүләре - нәкъ үзем»
Җырчы Инстаграм битендә кызыклы видео белән бүлешкән.
«Һәрбер гаиләгә бала бәхете күрергә язсын! Ә бу видеода минем бертуган апамның кызы — Адилә. Аны миңа охшаталар. Егылса, пычранса, кычкырып көлсә, барып төшсә. Кыскасы, гел үзем инде», — дип язган җырчы.
«Егылганыгызга куана да беләсез», — дип шаярган Зөлфирәнең тормыш иптәше Алмаз Мирзаянов.
«Үз балаларыгызны да кочарга язсын!», «Адилә бит ул», «Җимеш», — дип видеоны җылы кабул иткәннәр җырчының инстадуслары.