Зөлфирә Шәйдуллина дәү әнисе истәлегенә «Сагыну» җырын яздырган
Инстачылар «кеше ярата торган җыр» дип язган.
Зөлфирә Шәйдуллина әбисе истәлегенә «Сагыну» җырын яздырган.
«Бу җырны дәү әниемнең истәлегенә дип яздырдым. Бик яратып, гел бер өлешен җырлый торган иде ул: «Бездә биек таулар бар ла, тау астында таллар бар. Талда яфрак, миндә сагыну. Сездә нинди хәлләр бар?»
Рәхәтләнеп тыңлагыз, рәхәтләнеп җырлагыз!», — дип язган җырчы.
«Кеше ярата торган җыр», «Бик матур башкарасың», «Шәп булган», — дип бәя биргән тамашачы.