Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина баллы борыч үстерергә өйрәтә

Җырчы бакчачылык серләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Зөлфирә Шәйдуллина баллы борыч үстерергә өйрәтә
Салават Камалетдинов

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина инстадусларын баллы борычны дөрес итеп бәйләргә һәм үстерергә өйрәткән. Җырчы быел бик бирелеп бакчачылык белән шөгыльләнә, файдалы киңәшләрен виртуаль дусларыннан да кызганмый.

«Көн саен бакча төшереп ияләнеп киттек бугай, әйеме? Сез карап, язып, сорап баргач, миңа да кызык.

Бүген без борычларны бәйләдек.

Помидор белән кыярны гына бәйләргә кирәк дип уйламагыз. Чөнки борыч бик күп уңыш бирә һәм авыраеп киткән вакытта шартлап сынарга да бик мөмкин. Шуңа күрә өскә таба бау җибәрү яхшы булачак. Борычлар да матур, түгәрәк булып үсәчәкләр.

Борыч бик күп су яратмый», — дип яза ул.

Видеода Зөлфирә Шәйдуллина аларны бәйләү ысулларын күрсәтә.

«Уңган килен. Кылана белмисең, молодец. Яратам, хөрмәт итәм шундыйларны», «Матур җырлыйсың, үзең тырыш», — дип мактый җырчыны инстачылар.

«Зөлфирә, ничек өлгерәсең? Әле парникта, әле концертта! Алмаз булышамы сиңа?» — дип аптыраучы да булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100