Зөлфәт Зиннуровтан «Ирләрчә салат» рецепты
Тозлы селедканы чистартырга һәм сөякләрен алырга.
Салат өчен: 1 селедка, уртача зурлыктагы 2 пешкән чөгендер, 1 зур баш суган, петрушка, укроп, борыч, көнбагыш мае, консервланган яшел борчак.
Балыкны чистартырга, сөякләрен алырга, чөгендерне саламлап турарга, суганны ярымбоҗралап, яшеллекне ваклап турарга.
Барлык ингредиентларны кушып болгатырга.