Зөлфәт Зиннуровтан ат үпкәсен пешерү рецепты
Пешерә белсәң, гади әйбердән дә затлы ризык әзерләп була.
1. Үпкәне 2 сәгатькә салкын суда тотарга. Судан күтәрелмәсен өчен капкач белән бастырып куярга мөмкин.
2. Кәстрүлгә сыярлык итеп зур кисәкләргә бүлеп 1 сәгать кайнатырга. 2 баш чистартылган суганны турамыйча шунда салырга, суын түккәндә ташларга. Кайнап чыгуга туртасын җыеп алырга (җыеп алгач бераз кайнатып суын түгеп, яңа су салып кайнатырга була).
3. Элпәсен, сеңерләрен, кан тамырларын алырга һәм телемләп кисәргә.
4. 6-7 баш суганны ярым боҗралап турап табада ак майда алтын төсенә кергәнче кыздырырга, өстенә үпкәне салып бераз кыздырырга. Ара-тирә болгатырга.
5. Аерым савытка 500 мл кибет каймак, бер кашык томат пастасы, унбишләп борчаклы борыч, 7 дәфнә (лавр) яфрагы, 6-7 тырнак сарымсак, тоз салып болгатырга. (Төрле тәмләткечләр, мәсәлән кипкән үләннәр дә кулланырга була, анысы үзегезнең карамакка, кем ничек тели). Шушы катнашманы суган белән үпкә өстенә салып болгатырга да, талгын утта капкач белән каплап 15-20 минут пешерергә.
Инстачылар арасында «үпкә кайчан деликатес булды», «без аны тавыкка пешереп бирәбез», «мәчеләр ашый», дип язучылар да бар. Икенче төркем инстачылар андый кешеләрне «булдыксызлар, эшкәртәсе юк бит, тоталар да аталар», дип ачуланган.