Зөлфәт Зиннуровның хатынына карата романтик ниятләрен кем бозган?
Зөлфәт Зиннуров хатыны белән өйләнешкән көнне билгеләп үтмәкче булган, әмма...
Хатынының күңелен күрү өчен, Зөлфәт күбекле ванна ясаган, шәмнәр куеп, икәүләшеп ваннада утырабыз дип хыялланган.
"Бүген бәйрәм уңаеннан романтик кичә - күбекле ванна ясаган идем үземчә. Янәсе, шәм яктысында хисләнеп утырабыз... Хатын белән икәү әле дә керә алмыйбыз, балалар беренче! Шәмнәр янып бетте, идәнгә сибелгән чәчәк таҗлары туздырылды, матур итеп телемләп киселгән сыр кисәкләре һәм шоколад юкка чыкты инде..." - дип тасвирлаган Зөлфәт.
"Балалар зуррак үскәч, була ул, Зөлфәт, борчылма", - дип юата Зөлфәтне инстадашлары.