Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуровны хатынын йоклатмауда гаеплиләр

Ул машинада йоклап барган хатынын күрсәтте.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуровны хатынын йоклатмауда гаеплиләр
«Татар-информ» архивы

Зөлфәт Зиннуров яңа куйган видеода үзе машина белән идарә итә, ә арткы утыргычта хатыны йоклап бара. «Кызыгып үләм инде шушы пассажирга. Утыруга йокыга китә», — дип язган ул.

Инстачыларның бер төркеме танылган алып баручының хатыны Гөлназны кызганган, ә икенчесе аның рәхәтләнеп йоклавына кызыккан.

«Яшь вакытта гел йокы туймый инде ул. Йоклый алганда йокласын»;

«Молодец, вакытын бушка уздырмый»;

«Арыгандыр, эше күп булып йокы әз тиядер. Яшь чагында гына баш тиюгә йоклап була ул, менә хәзер кич йокыга яткач та йокыга китеп булмый»;

«Рәхәтләнеп йокласын, мондый вакыт бер генә килә ул. Болай йоклый алу бетен кешегә дә тәтеми» кебек комментарийлар калдырганнар.

Шулай ук Зөлфәткә адресланган комментарийлар да күп:

«Зөлфәт, сез ышанычлы ир, шуңа тынычлап йоклап бара»;

«Хатыныңны төнлә йоклатмыйсың»;

«Уянсын әле, эләгә сиңа»;

«Бу видеоны бөтен инстаграмга куйган өчен эләгә инде сиңа»;

«Үзең көйләп йоклатасың бит»;

«Шундый сандугач сайрагач, йокы тәмле бит ул»;

«Җенем сөйми ирләренә һәрдаим машинада барганда бәйләнеп, өйрәтеп баручы ханымнарны. Менә бит рәхәтләнеп, беркемгә дә комачауламыйча черем итә. Кызыгырлык шул, Зөлфәт»;

«Руль артында ышанычлы, көчле куллар, ул шуңа йоклый».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100