Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуровка: «Кеше гаиләсен бозучы син…»

Зөлфәт Зиннуров ашарга пешергәнен инстаграмга куйган. Ә хатынын спектакль карарга җибәргән. Вәт ичмасам, һәр хатын-кызның хыялындагы ир-ат инде менә!

news_top_970_100
 Зөлфәт Зиннуровка: «Кеше гаиләсен бозучы син…»
Владимир Васильев

«Күптән ашарга пешергәнне куйган юк. Бүген бездә борчаклы аш, гади генә түгел, ә ысланган поши һәм ат итеннән… Әти, мәрхүм, ярата иде борчак ашын, мин дә пешергәлим.

Ялгыз ирнең киче ничек үтә дип сорасагыз, менә шулай! Ни өчен ялгыз дим, чөнки хатынны спектакльгә җибәрдем. Ул ял иткән арада балаларны ашатам», — дип язган Зөлфәт. Видео астында ашның рецептын да калдырган.

 «Менә иртәгә борчак ашы пешерәсе була инде, кызыктырдың»,

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Син, Зөлфәт, егетләрнең дә егете икәнсең! Авыздан сулар китерерлек…»

«Әле син жәлләмичә поши да атып йөрисеңме?»

«Хатыныңа шәп ял булган, кайткач, ашарга пешерәсе дә юк»,

«Гөлназ, горурлана аласың ирең белән!»

«Төнгә каршы борчак ашын ашарга киңәш итмәс идем, төне буе атып чыгачаксың», —  дигән әллә нинди кызык комментарийлар килгән Зөлфәткә.

Ә бер ир заты уен-көлке белән: «Кеше гаиләсен бозучы син!» — дип язып куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100