Зөлфәт Зиннуров ТНВдан китә
Алып баручы сүзләренчә, «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчелеге аның алдында сайлау куйган. Зөлфәт Зиннуров исә радиода калырга булган.
Җәмәгать, сәламнәр! Бу фотода аңлашыла инде, әйе, ТНВдан киттем. Башка кешеләрдән төрле имеш-мимешләр ишеткәнче, үземнең аккаунтта хәбәр итәргә булдым. Юк, берәү белән дә сүзгә килмәдек, талашмадык-сугышмадык. Белгәнегезчә, мин параллель рәвештә «Татар радиосы»нда да иртәнге тапшырулар алып барам. Шуңа күрә ТНВ җитәкчелеге мине сайлау алдына куйды: я радио, я телевидение. Телевидениегә 2000 елда килеп кергән идем, 20 ел вакыт үтеп тә киткән! Куркыныч саннар.
«Башваткыч»ны инде 5 елдан артык алып барам, тамашачылар да ялыккандыр. Нинди дә булса яңалык кирәк дип кат-кат уйлаганнан соң, радионы сайларга булдым. Нәрсә дисәң дә, иҗат юлымны 11 сыйныфта укыганда ук радиодан башлаган идем бит.
«Башваткыч» тапшыруын яратып караучы Хөрмәтле Тамашачым, зур рәхмәтләрем иң беренче Сезгә, тапшыруның командасы: режиссер Зөлфирә Мөхәммәдиева, мөхәррирләр Әлфирә Мәһдиева, Миләүшә Гариповага һәм оператор/монтажёр/тавыш операторы егетләренә! Матур итеп эшләдек, Аллага шөкер! Кем белә, бәлки әле киләчәктә тагын бергә эшләү насыйп булыр.
Ә хәзер иң мөһиме: «Башваткыч»та алып баручы итеп кемне күрергә теләр идегез? Чынлап, языгыз әле, чөнки җитәкчеләргә кемнедер тәкъдим итәргә онытып та җибәрергә мөмкиннәр.
Телевидение бинасы эчендәге дивардагы фотоны алып куярлармы икән инде хәзер… Алсагыз, миңа бирегез әле, яме? — дигән Зөлфәт Зиннуров.
«Синең урынга үзем килсәм генә инде «Башваткыч“ка», «Киттең, кызганыч, синең өчен генә карый идек «Башваткыч»ны! Уңышлар инде сиңа, кайда гына булсаң да!», «Зөлфәт, уңышлар юлдаш булсын сиңа. Радиодан барыбыр якынрак син. Бик матур алып барасың», — дип язган халык.