Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров Салават Фәтхетдиновның туган көненә биргән бүләген күрсәткән

Зөлфәт Зиннуров Салават Фәтхетдиновның туган көненнән видеолар куйган.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров Салават Фәтхетдиновның туган көненә биргән бүләген күрсәткән
Салават Камалетдинов

«Абзыйның туган көне шәп үтте! Чөнки шәп кешеләр җыелган иде. Нәрсә бүләк итәргә дип аптырап йөрдем башта, аннан, «үз кулларың белән эшләнгән бүләк — иң яхшы бүләк дигәнне истә тотып», үзем җыйган каен себеркесе һәм каен суы бүләк иттем», - дип язган ул.

Кыш уртасында каен суының каян килүе инстачыларны да кызыксындырган. «Каен суы дигәне чынлап та каен суы идеме, әллә берәр аппарат аша чыгарып әзерләнгән продукт идеме?», «Кызыктырдыгыз, каен суын ничек сакларга, язып җибәрә алмассыз микән», «Уйлаган идем, Зөлфәт мөгез чыгармый калмас әле дип. Беркем алып килеп бирә алмаган бүләк тоткан!!! Хуш исле, җәй исе килеп торганын», дигән комментарийлар калдырганнар.

Халык бәйрәмнән видеолар белән уртаклашкан өчен Зөлфәткә рәхмәт әйткән, Салаватка матур теләкләр язып калдырган.

«Менә артист халкын шулай бергә дус булуларын күрү бигрәк күңелле. Алайса һаман бер — берсеннән җыр урлаганнар дип, елашып, талашып йөргәннәрен генә күрсәтәләр»;

«Эх, качып кына булса да ярты сәгать шушы атмосферада утырып чыгырга. Алдан белгән булсам, бәлеш тотып, бәлешкә заказ биргән идегезме, дип килеп чыккан булыр идем. Тагын шундый чара булса, шыпырт кына сызгырырсыз әле»;

«Бигрәк күңелле утырасыз. Салаватның туган көне елда шулай күңелле уза. Бик кунакчыл, ачык кешеләр икәнлекләре күренеп тора»;

«Салаватта кунакта булган кебек булдым».

«Ул татарга шаклар катам, артист тормышын тикшерүдән тыш, эш таба алмыйлар», дип комментарий язучыга да җавап бирүче табылган.

«Артист тормышы белән кызыксынмыйча, без колхозчылар белән кызыксынмаслар ич инде, аларны мин менә чын күңелемне биреп карыйм, ферма, тирес кемгә кызык инде», — дигән берәү.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Абзыйның @salavat_fatkhutdinov_official туган көне шәп үтте! Чөнки шәп кешеләр җыелган иде. Нәрсә бүләк итәргә дип аптырап йөрдем башта, аннан, "үз кулларың белән эшләнгән бүләк - иң яхшы бүләк" дигәнне истә тотып, үзем җыйган каен себеркесе һәм каен суы бүләк иттем. Икенче видеоны карап, Салават абыйның нинди шәп кеше икәненә тагын бер кат инанырга була. Оныгы Җәннәт куенына сыенып бетте. Ләйсән апа @leisan_fat2807 йөгереп кенә йөрде, мул табыннар өчен зур рәхмәт! 6 нчы видеода Салават абыйның ничек итеп җыр сүзләрен укып җырлаганын күрергә була)) @rifat_zaripov_official һәм @danir_sabirov87 кыздырдыгыз, рәхмәт! Җәвит @javit_shakiro_official абыйның моңына гашыйк булдым. "Әльфрид" абыйның да туган көне иде бит кичә, аның белән рәхәтләнеп котлашып, сөйләшеп утырдык. Фирзәр абый Мортазин мәңге картаймас, Алла боерса. Андагы энергия, андагы моң, андагы җор теллелек - әйтеп бетергесез! Фото һәм видеоларны уңнан сулга сыпырып карый аласыз. Күңелле булды, хәтта бильярд остасы Раяз Фасиховны @rayazfasikhov җиңдем! Шуңа фотода бераз боеграк))

Публикация от Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100