Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров «сүнеп кабына торган» урында булган

«Башваткыч»ның элеккеге алып баручысы 3 апрельдә урамдагы бассейнда су коенган видео куйган.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров «сүнеп кабына торган» урында булган
Салават Камалетдинов

Зөлфәт Зиннуров Зәй районында ял иткәнен видеога төшергән. Анда ул «КАМАЗ» машинасы арбасыннан ясалган бассейнда дуслары белән су керә. Бассейн суы арба буйлап сузылган торба белән җылытыла.

«Һәр кешенең сүнеп кабына, бушана торган урыны булырга тиештер ул. Минем өчен ул элегрәк Зәй районы Кәрәкәс авылында булса, хәзер ул исемлек тулыланып, Бигеш, Түбән Лоҗы авыллары да бар. Шушы егетләр белән 3-4 сәгать аралашу күпме көч, дәрт өсти. Рәхмәт, егетләр, кунак иткәнегез өчен. Барыгызны да яратам, хөрмәт итәм!» — дип язган ул.

«Инстачылар ял итүче ир-атларның таза булуларына каныккан. Кемдер бу турыда шаяртса, икенчеләре ямьсез комментарийлар калдырган.

«Коронавирус галәмәтләре. Барыгызны да ай буе ураза тоттырып, дингә кертергә кирәк»;

«Майлы-майлы корсаклар»;

«Берсеннән-берсе матур таза абыйлар»;

«Җыен корсаклы абыйлар бу авылда икән», — дигән комментарийлар калдырганнар.

«Ана дуңгызлармыни?» - дип комментарий язучыга шоумен: «Көзгедәме?» - дип җавап язган. Ямьсез комментарий авторы бу аралашуны президентка җибәрүе турына язган.

«Зөлфәт, барыгызны да яратам дигән сүзең егетләр турындамы ул?» — дип аптыраган шоуменның бер виртуаль дусты.

«Ямьсез комментарий язганнарның эчләре поша. Шулай рәхәтләнеп ял итә белмәгәннәр депрессия белән чирләп бетә инде», — дип кисәтергә теләгән бер инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100