Зөлфәт Зиннуров пальма астында шашлык пешергән
Артист бу көннәрдә чит илдә ялда икән.
Зөлфәт ялда төшкән фотоларын инстаграмга урнаштырып тора.
«Төркиянең Алания шәһәрендә Алия апаларда кунакта бүген. Шашлык та пешердек, су да коендык, балалар рәхәтләнеп уйнадылар, дуслаштылар, аралаштылар. Рәхмәт хуҗаларга! Әйтәм бит, шашлыкны кая гына пешергән булмады: кар өстендә, боз өстендә, су өстендә — көймәдә, түбә астында, кояш астында, яңгыр яуганда, буран дулаганда һ.б. Пальма астында — беренче тапкыр», дип язып калдырган Зөлфәт.