Зөлфәт Зиннуров кызына өч койрык ясаган
Әти кеше нәни кызының чәчен тарап, прическа ясап куйган.
Зөлфәт Зиннуров инстаграмда үзенең осталыгын күрсәтте. Ул нәни кызына прическа ясап куйган. Фотода өч койрыклы кыз күренә.
"Кечкенәсенең әти көне бүген. Чәчен җыйдык әле. Иң мөһиме - күзгә төшми, комачауламый, ә өйдә тигез-матур булмаса да ярый, шулай бит" - дип язган Зөлфәт әлеге фото янына.
Инстачылар исә Зөлфәтне тәнкыйтьли: "балаларны, гомумән кешене, арттан фотога төшерергә ярамый", диләр. Артистны "алтын куллы әти" дип мактаучылар да бар.