Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров кызларының бәйрәм бүләкләрен күрсәтте

Шоуменга ике кызы үз куллары белән ясаган бүләкләр биргән.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров кызларының бәйрәм бүләкләрен күрсәтте
Расих Фәсхетдинов

«Башваткыч» тапшыруын алып баручы, шоумен Зөлфәт Зиннуровны кызлары Ватанны саклаучылар көне белән котлаган һәм үзләре ясаган бүләкләрне тапшырганнар.

«Кызларымның бәйрәм бүләге. Зифадан - креатив катыргыдан эшләнгән бокал, Зәлиядән - матур теләкләр белән котлау хаты. Ватанны саклаучылар көне белән!» - дип язган ул фото янына.

Зәлия котлау открыткасына: «Күп акча эшлә, хыялларың чынга ашсын», - дип тә язган.

«Кызларың үзенчәлекле бүләк ясаган. Күп итеп акча эшлә дияргә дә онытмаганнар. Молодцы, кызлар! Зөлфәт, бәйрәм белән! Гел шундый әйбәт тә, вакыты белән таләпчән дә әти булып кал!»;

«Иң мөһиме - күп акча эшлә»;

"Хәзерге балаларга акча гына кирәк»;

«Акчаны күп эшлә, яме. Балакаем… Белә бугенге дөньяны нәрсә тотканын! Башы эшли», кебек комментарийлар калдырган инстачылар.

Зөлфәтнең виртуаль дуслары балаларның үз куллары белән ясаган бүләкләре кадерле истәлек булуын да искәрткән:

«Балаларның ихлас бүләкләре ничек сөендергән безнең Зөлфәтне! Кызлар - кызлар инде, син бик бәхетле әти. Минем игезәкләремә (берсе кыз, икенчесе малай) 43 яшь. Әле дә балалар бакчасында ясаган бүләкләре саклана. Шуларны сагынган саен алып карыйм»;

«Дөньяда иң кыйммәтле бүләк - балалар ясаган бүләк»;

«Молодец, менә булдырган бит. Иң кирәкле теләкләрне теләгән. Бәхетләре булсын!».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100