Зөлфәт Зиннуров кәчтүм, ак күлмәк киеп, карлыган утырткан
Зөлфәт Зиннуров бабасына (хатынының әтисе) кунакка кайткан.
Зөлфәт бакчада кәчтүм белән ак күлмәк киеп карлыганнар утыртып йөргәнен видеога төшергән. Инстачылар моңа бик нык гаҗәпләнгән. Пост астында җырчының «бакча-стайл»ын рәхәтләнеп тикшергәннәр.
«Әтисенең кәчтүмен кигән дә, үзендә тау күчерерлек көч сизгән», — дигәннәр аңа.
«Кәчтүме күчтүм. Ак күлмәге ни тора!», «Синең бабай Бура-Киртә плантациясендә бит ул. Анда шулай, кәчтүмнән, ак күлмәктән генә чыгасы. Камаз-Мастер, милиция кәчтүмнәре дә була әле анда», «Костюм шәп. Ак фуражка да булса, агрономнарга охшап китәсең», «Син депутат шикелле», «Ничек ак күлмәк белән кәчтүмнэн бакчада эшләп була ул?» — дип язганнар.
«Кәчтүмен күргәч тә әтисенеке дип уйлаган идем. Әле бабайдан ук икән. Истәлеккә музейга куй», «Зиннур, син бер дә бакчада эшләгән кешегә охшамагансың. Ак күлмәк, кәчтүм киеп, эшләүдән чыкмагансың. Эшләүчеләр кадр артында калды бугай», — дип тә язганнар.
«Нишләп шулай күп утыртасыз? Чокыры бик күп», — дип сораучыларга Зөлфәт карлыган бизнесы ачу нияте булуын әйткән.