news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров ике еллык тәнәфестән соң яңа җыр яздырган

Шоуменның җыры «Татар радиосы»нда һәр сәгатьнең унынчы минутында яңгыраячак.

news_top
Зөлфәт Зиннуров ике еллык тәнәфестән соң яңа җыр яздырган
«Татар-информ» архивы

Шоумен Зөлфәт Зиннуров «Яшәүләре әйбәт әле» дигән яңа җыр яздырган. Ул бу хакта инстаграмда үз битендә хәбәр итә.

«Яңа җыр яздырмаганга 2 еллап вакыт үткән икән. 10 август @tatarradiosi нда һәр сәгатьнең 10 нчы минутында өр-яңа җыр — «Яшәүләре әйбәт әле». Һәрберебезгә дә шулай дип яшәргә язсын!

Җыр җәй башында ук чыгарга тиеш иде, ләкин вакыт булмады (ялкаулык, дөресрәге). Гадәттә, минем репертуарда фәлсәфирәк җырлар булса, монысы җиңелчә җыр. Сезнең фикерләрегезне көтеп калам!

Җыр эфирда: 6.10, 7.10, 8.10, 9.10, 11.10, 13.10, 14.10, 15.10, 16.10, 17.10», — дип язган ул.

Инстачылар җырны хуплап алган. Зөлфәт Зиннуровның Альбина Кармышева белән дуэт та яздыруын көтүчеләр бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар