Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров «ГАЗ-69» машинасында урманда экскурсияләр үткәрә башлаган

«Ике сәгате биш мең сум тора. Урман, кырлар аша йөртәбез, үзегез дә рульдә йөреп карый аласыз», — ди җырчы.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров «ГАЗ-69» машинасында урманда экскурсияләр үткәрә башлаган

Зөлфәт Зиннуров, «ГАЗ-69» машинасына балалар утыртып, урманда йөргән видеосын инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.

«Урман буйлап йөреп кайттык әле. Сеңелкәш Алия һәм кияү Энгельнең малайлары, күрше Марсель белән «бет койдык». Балаларга ошады, Зифаның гына йокысы төште.

Без, вакыт булганда, заказлар да кабул итәбез. Ике сәгате биш мең сум тора. Урман, кырлар аша йөртәбез, үзегез дә рульдә йөреп карый аласыз», — дип язган Зөлфәт Зиннуров. 

Балаларга чып-чын маҗара күрсәтмәкче булып, җырчы урманның сазлы юлларында йөри, ләкин батып кала. Аңа ярдәмгә «УАЗ-469»лы күршесе ярдәмгә килә — өстерәп чыгара.

Җырчының машина һәм экстрим яратучы дуслары шактый икән. «Менә бу, энекәш, романтика! Мин үзем гомер буе шофер булып эшләдем, бу күренеш миңа бик таныш. Шунда синең белән утырып баргандай булдым. Молодец, машинаң да бер дигән», — дип язган Зиннурга бер инстачы.

«Зөлфәт әфәнде, үзегез белән ышанычлы тросс йөртегез. Батып калып, тарттырганда өзелерлек булмасын. Нәтиҗәсе аянычлы булуы бар», — дип киңәш биргән икенче виртуаль дусты.

«Булдыргансың», «Шәп», — дип үсендерүчеләре да булган.

Кайтып җиткәч, әтиләре балалардан сәяхәт вакытында аеруча нәрсә ошавы турында сорашкан. Егетләрнең сазлы юл һәм батып калу күңелләрен күтәргән, ә Зәлияне зур компания белән бару тәэсирләндергән. Кечкенә Зифаның гына йоклыйсы килгән, ул үзенә берни дә ошамавын әйткән.

Зиннурның инстадуслары Зифаны мактаганнар. «Молодец, Зифа, ничек бар — шулай әйтте. Анын йокы вакытында, йокысын бүлеп йөрисез шунда», — дип ачуланганнар алар җырчыны.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100