Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров гаҗәеп мәчегә тап булган - видео

Акыллы мәчене артист Яшел Үзән районы Күлбаш авылында очраткан.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров гаҗәеп мәчегә тап булган - видео
Владимир Васильев

Зөлфәт Зиннуров гаҗәеп мәчегә тап булган. Ишекләрне үзе ачып керә белән торган акыллы Барсик Яшел Үзән районы Зур Күлбаш авылындагы Марат Мингазов гаиләсендә бер кайгысыз, матур гына гомер кичерә, ди.

«Сикереп ишек тоткасына асылына да керә. Бөтен ишекне шулай ача ди. Шуңа күрә бөтен ишекләрне бикләп йөрергә мәҗбүр алар. Эх, үз артыннан ябарга да өйрәнсә», — дип язган артист инстаграмга. Зөлфәт Барсикның өйгә керү «операциясен» видеога да төшереп алган.

Баксаң, безнең Татарстанда андый акыллы мәчеләр бик күп яши икән. Зөлфәтнең инстаграм дуслары арасында әллә никадәр кеше үзләренең дә мәчеләре шулай ишекләрне ача белүе турында язган.

«Безнең мәче дә шулай ишек ача. Әле су кранын да ача»;

«Бик күп андый мисаллар, зирәклекләрен ишекне үзләре артыннан ябып йөрү дәрәҗәсенә җиткерүләрен телим, Чөнки без үзебез дә шул сәбәпле ишекләрне йозакка бикләп кую хәстәрен күрәбез»;

«Безнең мәче йөреп кайткач тәрәхәгә менеп шакый иде. Әлее жәлләтеп кычкыра иде»;

«Безнең балаларның мәчеләре дә ике кат ишекне ачып керә. Тоткасына сикерә. Бу ишек ник пычрак дип уйлый идем, ә аны сикереп, мәче пычрата икән»;

«Безнең мәче дә шулай, әле „мама“ дип тә кычкыра», — дип язган алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100