news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров фильмда төшкән

Ул үз сәхифәсендә «Без 41нче ел балалары» әсәре буенча төшерелгән фильмда катнашуын хәбәр итте.

news_top
Зөлфәт Зиннуров фильмда төшкән
«Татар-информ» архивы

Зөлфәт Зиннуров инстадусларына нинди фильмда төшкәнен әйтте һәм аны төшерү процессын да күрсәтте.

«Мөхәммәт Мәһдиевның «Без 41нче ел балалары» әсәре буенча төшерелә торган фильмда катнашырга насыйп булды. Чакыручыларга, оештыручыларга, барлык артистларга зур рәхмәт!

10-15 минутлык эпизод булгандыр минем, күп булса. Менә шуны төшерер өчен бер көн үтеп китә. Андагы аппаратура, андагы ут, андагы нечкәлекләр, ууу… Бик нык дулкынландым. Махсус берничә көн кырынмадым, чәчне һәм тырнакны кисмәдем. Ул монологымны ятлаулар… Театр, кино артистларына Алла ярдәм бирсен! Үз ролемне җиренә җиткереп башкарган булсам гына ярар иде», — дип борчылып язган ул.

Шоуменның виртуаль дуслары фильмны тизрәк карыйсы килүләре турында язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар