Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров: «Эх, балачак! Карлы суда батып-чумып кайта идек»

Шоумен су ерып йөргән балаларны видеога төшергән.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров: «Эх, балачак! Карлы суда батып-чумып кайта идек»
Салават Камалетдинов

«Яңа гасыр» телеканалында «Башваткыч» тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров кар суы ерып йөргән балаларны видеога төшергән.

Видеода өч бала су ерып йөри. Зөлфәт аларны сөйләштерә. «Без менә шундый суда йөзә идек тә. Сез йөзеп карамадыгызмы әле?» - дип сорый. «Әлегә юк», - дип җавап бирә балаларның берсе.

«Эх, балачак! Авырмасыннар гына инде. Чыныгу гына була күрсен. Бала вакытта без дә шулай карлы суда сал ясап йөзеп, батып-чумып кайта идек. Эх, эләгә иде соңыннан!» - дип язган Зөлфәт.

Зөлфәт белән бергә аның виртуаль дуслары да «балачакларына кайтып килгән».

«Мин улыма рәхәтләндереп ердыртам суны. Уйнасын, без уйный идек бит кечкенә вакытта. Нигә орышырга аны, кием пычрана диеп торасы юк, машина юа аны»;

«Безне тиргиләр иде, чөнки әнинең эше күп, керне кул белән юарга, сыер саварга, ипи салырга кирәк. Хәзер җиңелрәк дөнья көтәргә, буялып кайтса, машина үзе юа. Чирләмәсеннәр генә. Элек авырыр дип курыкмаганнар, киемне юу проблемасы булган. Ә хәзер бала чылану белән авырый да башлый шул»;

«Күңелле чаклар. Менә моны аңлыйм мин. Планшет, телефоннар кырыйда торсын»;

«Без әле олы абыйлар «егет булсаң, йөз» дип котырткач, йөзә идек»;

«Без батып кайта идек сазда, әнидән эләгә иде»;

«Без бит авырмый идек, көне буе йөри идек. Кар да ашый идек, боз сөңгеләре суыра идек»;

«Ә минем абыйлар кар суының уртасыннан туңдырма эзли торган булган. Бабай уртасынарак кереп эзләргә куша торган булган»;

«Ул ыштанны батып кайткан саен юдылар микән? Әни күргәнче салып, мичнең күренми торганрак урынына куя идек. Шытырдап кибә иде, икенче көнне уйнарга чыкканда ыштанны уып йомшарта идек», - дип комментарийлар калдырган алар.

«Антирадарга нәрсә тыгып куелган анда?», «Синең машина тәрәзәләрең бераз каралтылганмы әллә?» - дип кызыксынган кайберәүләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100