Зөлфәт хәзрәт Габдуллин: «Кеше кайсы ягы белән гөнаһ кыла, шуннан җен керә»
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 1999 елдан бирле эшли. Бүген ул директор урынбасары вазифасын үти.
Зөлфәт хәзрәт, Коръәндә акылдан язу күренеше турында сүз кузгатыламы?
Акылдан язу галәмәте турында сөйләшкәндә, без аны билгеле бер формада кабул итәргә тиеш. Дөньяви фикер буенча, бу күренеш кешенең сәламәтлегенә зыян салу һәм җен керү белән бер була. Әмма Ислам динендә акылдан язу башкача аңлатыла. Аллаһ Тәгалә кешеләрне хайваннардан бары тик акыл белән аера. Аллаһ Коръәндә: «Дөреслектә, без кешеләргә әманәтне тәкъдим иттек, ләкин кешедән кала бар зат та аны үз өстенә алудан курыкты», — диде. Кешенең торышы, акылы — Аллаһ Тәгаләдән бирелгән әманәт, нигъмәт. «Ясин» сүрәсендә болай диелгән: «Бу күз нигъмәте, ишетү нигъмәте, акыл нигъмәте — минем тарафтан сезгә бирелгән бүләк».
Ислам динендә «мөкалләф» дигән төшенчә бар. Мөкалләф — ул гакыл дәрәҗәсенә ирешкән, балигъ һәм мөселман булган кеше. Алар өстенә Аллаһ каршында бурыч йөкләнә. Русча әйтсәк, «дееспособный» кешеләрдән кылган гамәлләре өчен соралачак. Мөкалләф булган кешегә намаз уку, ураза тоту, зәкәт түләү, Хаҗ кылу кебек гамәлләр бурыч булып ята. Әгәр дә кешедә әйтелеп кителгән сыйфатларның берсе булмаса, ул мөкалләф булмый, ягъни аннан соралмаячак. Пәйгәмбәребез (с.г.в) әйтте: «Гөнаһысы да, савабы да өч төрле кешегә язылмый: уянганчы йоклаган кешегә, акылдан язучы акылына килгәнгә кадәр һәм сабый бала балигатькә ирешкәнче».
Акылдан язучыларга, әйтик, никах та укылмыймы?
Юк, чөнки бүген ул кияүгә чыгарга риза булырга мөмкин, ә иртәгә сорасак, ул ризасызлыгын әйтер. Акылдан язган үзе кылган гамәлләре өчен җавап бирми.
Акылдан язу - Аллаһ биргән газапмы?
Юк, акылдан язуны Аллаһ биргән газап дип кабул итмибез. Бу бары тик сынау булырга мөмкин, әмма җәза түгел. «Акылы булмаган кеше җәннәтле булыр», — дигән. Әгәр без акылдан язуны җәза итеп кабул итсәк, ул кешегә нинди җәннәт булсын? Бәлки бу сынаудыр. Авыруның туганнары, якыннары өчен бу сынау булып санала. Бигрәк тә сабый балаларны искә алыйк. Кайбер балалар акыл ягыннан тулы булмыйча туа. Бу күренешне ата-анага бирелгән сынау дип кабул итәбез. Һәм бу сабый ата-анасының җәннәткә керүенә сәбәпче булып торачак.
Вакытлыча акылдан язу шулай ук булгалый. Бу хакта ни диярсез?
Әйе, вакытлыча акылдан язу очраклары да бар. Акыл — ул зур нигъмәт. Без акылсыз кешегә карап, акылның никадәр кыйммәтле икәнен аңларга тиеш. Мәхәббәттән, сөюдән акылдан яздым, диләр. Мәҗнүн һәм Ләйлә тарихын хәтерлисезме? Трассада торучы без хатын-кызга гашыйк булган кешене үзем беләм. Акылын җуярлык дәрәҗәдә гашыйк булды ул аңа. «Юк, ул әйбәт, ул бу шөгылен ташлаячак», — дип гел кабатлап тора иде. Авыру — бер, ә менә шундый вакытлыча акылсыз гамәлләр кылу да бар. Әле ул айныганчы… Уйлап карагыз: күпме яшьләр югары катлардан сикерә. «Мине кызым ташлады», — диләр. Үз-үзенә кул салучыларга Ислам динендә җеназа укылмый. Әмма кайсыбер очракта ихтият йөзеннән укыйлар. Бәлки ул бу вакытта үз акылында булмагандыр дип уйлыйлар.
Бер мөселман кардәшем бар. Ул биш вакыт намазын укый, мәчеткә йөри иде. Һәм моның бер мәлне бик нык башы авырта башлады. Тикшеренде, табибларга барды… Ул үзе аучы иде. Һәм бер көнне үз-үзен атып үтерде. «Бу вакытта ул үз акылында түгел иде», — диләр.
Тагын бер мәсьәлә бар — исерү. Бездә лаякын, лыгыр исерек, диләр. Мәсәлән, исерекнең әйткән талагы талак булып саналмый. Өенә ничек кайтырга кирәген хәтерләмәүчеләр турында сүз бара. Уянып, айныгач, кичә ничек кайтып җиткәнен хәтерләмәүчеләр дә бар. Җинаять кодексында да «вменяемый» һәм «невменяемый» сүзләре язылган. Ислам динендә, әлбәттә, спиртлы эчемлекләр куллану — гөнаһ. Әмма ул бар бит. Намаз укучылар арасында да бу күренеш булган һәм бар. Һәркем үзе өчен җавап бирә.
Димәк, вакытлыча акылдан язучылар да Аллаһ каршында җавап тотмаячак?
Юк. Бер хатын зина кылган, ди. Аны җәзага алып баралар икән. «Бу хатын юләр бит», — ди берәү. «Ул вакытлыча гына акылдан язгалый иде. Бу гөнаһын кылганда, ул үз акылында булган», — дигән башкасы. Һәм бу хатын җәзага тартылган. Хөкем итү — казыйлар өчен бик катлаулы мәсьәлә, чөнки ялгыш гамәл кылган кеше авыру да булырга мөмкин. Төп принципларны янә кабатлап әйтим: акыл — Аллаһның нигъмәте. Акылдан язган кешене күргәч, мөселман Аллаһка мактау әйтергә тиеш. Безне шушы хәлгә төшермәсен дип Аллаһтан сорарга кирәк. Дәвалану ысулларын кулланудан да баш тартырга кирәкми.
Дәвалану ярдәм итмәгән очраклар да бар…
Әйе, әгәр дәва юк икән, әйтүемчә, бу авыру — ата-аналар өчен сынау. Әгәр хайваннар һәм акылдан язганнар булмаса, Аллаһ бу дөньядагы бөтен кешене һәлак иткән булыр иде, дигән безнең әби-бабайлар. Бәлки без нәкъ шушы юл белән генә Аллаһның рәхмәтенә ирешербез?!
Тагын бер мисал исемә төште. Тәрәзәләр ясаучы кеше бер юләргә: «Карале, бөтен юләрләр тәрәзә вата. Ник син ватмыйсың?» — дип әйтә икән. «Ярый, ватармын. Ә нәрсәгә ватыйм соң?» — дип сорагач: «Син берәрсенең тәрәзәсен ватсаң, алар миннән тәрәзә ясата», — дип җавап кайтарган. Бу юләр барган да шушы тәрәзәләр ясаучының тәрәзәләрен ваткан. «Ник минем тәрәзәләремне ваттың?» — дип сораган тәрәзә ясаучы. «Әгәр дә башка кешеләрнекен ватсам, алар тәрәзә ясаучыны эзләп йөрерләр иде. Ә син бит үзең тәрәзә ясаучы, сиңа кеше эзләргә кирәк түгел», — дигән. Менә шул. Юләр, дибез…
Балалар акылдан язган әнисен яки әтисен махсус хастаханәгә яисә картлар йортына илтсә?..
Картлар йортына илтү — гөнаһ, әлбәттә. Ислам дөньясында картлар яисә балалар йортлары булырга тиеш түгел. Һәр кеше әти-әнисен үзе карарга тиеш. Балалар йортына барган бар. Авыручы балалар андый җирләрдә бик күп. «Шушы авыручы балалар арасында билгеле кешеләрнең балалары да бар», — дияләр кайчак. Үзләре бай, әмма балаларын шунда китерәләр. Аллаһ берәр нәрсә бирсә, димәк, болай гына түгел. Бәлки безнең котылуыбыз, хаталардан саклануыбыз нәкъ менә шундадыр. Кеше акылсыз хайван ала да аны тәрбияли, карый, үстерә. Ул бит акылсыз, ә ул аны утырырга, ашарга өйрәтә ала. Ә үз ата-анасын карамыймы?!..
Өшкерүләр бар. Монысы җен белән бәйлеме?
Җен керү — акылдан язу түгел. Җен тию күренеше бар. Җеннәр безнең яныбызда яши. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Җен кан тамырлары аша үтеп керә», — диде. Җеннән сакланырга кирәк. Җен кешегә тик торганнан килми. Аллаһның рөхсәте булмаса, ул кешегә якын да килә алмый. Җен тимәсен өчен, гади итеп әйткәндә, матур тормыш алып барырга, тәһарәтле, чиста булырга кирәк. Бер хәдистә: «Җен кешенең уң ягыннан да, сул ягыннан да, өстеннән дә, астыннан да, артыннан һәм алдыннан да килеп карар. Кеше нәрсәсе белән гөнаһ кыла, шуннан керер», — диелгән. Кеше кай ягы белән гөнаһ кыла, җенгә дә шул ягыннан ишек ача.
Өшкерү барганда, кеше елый, ыңгыраша. Бу нәрсә белән бәйле?
Кеше әкиятләр тыңлап өйрәнгән. Имеш, кешегә җен кергәч, аңа Коръән укыганнар, ул акырган, чәчләрен умырган һәм башкалар, диләр. Әлбәттә, хәзерге вакытта «җен чыгаручылар» күбәйде. Алар аны кызык әйбер дип беләләр. Ә чынлыкта, баксаң, бу — бик җитди мәсьәлә. Моның өчен җавап бирәсе бар. Белә торган кешеләр дә бар, бәхәсләшмим. Алар өшкерә ала. Әмма андыйлар Казанда бер-ике генә кеше. Һәм алам үзләре турында кычкырып йөрми. Алар акча алу теләге белән өшкерми. Кемнәр икәнен әйтмим, чөнки чыннан да ярдәм кирәк булган кеше аларны үзе эзләп таба. Ә өшкерүне шөгыль, кәсеп дип табучылар үзләре турында гел сөйләп йөри. Бу дөрес түгел.
Белүемчә, эпилепсия — җен авыруы. Баш миенә нидер җитми, диләр. Медицина ягыннан да шулай диелә.
Зәңгәрләр, алсулар турында ни диярсез?
Бу кешеләргә Аллаһ ләгънәт кылган. Ул алар яшәгән шәһәрне астын өскә каплаган, алар өстенә таш яудырган. Ислам кануннары буенча бу гамәлләр тыелган. Бу иң начар юл дип табылган, шуңа күрә Аллаһ бу гамәлләргә разый булмас. Бу хакта Коръәндә дә искә алынган. Хәдисләрнең берсендә: «Әгәр бер кавемдә бозыклык таралса һәм алар шушы бозыклыкны ачык рәвештә кылса, бу бозыклык әүвәлге кавемнәрдә булмаса, Аллаһ алар өстенә ачлык, сусызлык, төрле авырулар җибәрер», — дигән. Әмма бу акылдан язу түгел. Бу бозыклык безнең җирлектә булмас кебек иде. Әмма яшьләр арасында күбәйде. Бу бернинди яхшылыкка китерми. Европада хәзер туучылар саны кимеп бара. «ЛГБТ», диләр…
Нәфесен тыя алмаганнар да акылдан язучы буламы?
Бөтен нәрсәдә дә урталык булырга тиеш. Мәсәлән, ашауда, эчүдә. Хәтта хатын алуда да. Шәригать дүрт хатын алуны рөхсәт итә, диләр. Аллаһ: «Малың бар икән, син аны сәдака буларак бирә белергә тиешсең», — диде. Нигә? Чөнки син үзеңнең нәфесеңне җиңәсең. Кеше гомере дәвамында көрәшә. Намаз, ураза, Хаҗ, зәкәтнең берсе дә Аллаһка кирәкми. Кеше үзенең мал колы булмавын исбатлау өчен зәкәт түли, сәдака бирә. Ашау колы, бирән, дибез. Андый булмавыңны дәлилләр өчен син уразаңны тотасың. Шушы юл белән син үзеңне, нәфесеңне тәрбиялисең. Ашый-ашый кеше акылдан яза. Мал-мал дип чабып, юлдан яза. Безнең авылда бер абый бар иде. Автоматта уйнау аның гадәтенә әверелде. Пенсиясен ала да автомат янына чаба, ала да чаба… Бу да авыру бит. Пәйгамбәр (с.г.в): «Әгәр кеше үзенең нәфесен йөгәнли алса, аны Аллаһ фәрештәләрдән дә югарырак күтәрер. Әгәр аңа нәфесе хуҗа булса, ул хайваннардан да түбәнрәк төшеп китәр», — диде.
Үзләренең гөнаһлары белән мактанучылар бар. Менә мин шуның хәтле хатын-кыз белән йокладым, имеш. Яисә шуның хәтле аракы эчтем… Болар бит инде хайван дәрәҗәсендә төшкән. Аллаһ кешегә көч, сәламәтлек биргән. Әманәтне кеше үз акылы белән дөрес итеп сакларга тиеш. Без телефонга саклаучы пыяла ябыштырабыз, чехол кидертәбез. Саклыйбыз аны! Ул безгә кадерле. «Мин факыйрь», — диләр. Бир миңа сау-сәламәт бөереңне… Синме фәкыйрь? Бөер — 10 мең доллар, бавыр — ничә доллар?! Синме фәкыйрь?.. Кеше бик бай! Аллаһ безгә боларның барысын бушлай бирде. Син шушы хакыйкатькә төшенеп: «Мин Аллаһ биргән нигъмәтләрне саклыйм, дөрес итеп кулланыйм, шөкер итим», — дияргә тиешсең. Әмма кешенең нәфесен тыя алмавы акылдан яздыра. Болар булырга тиеш түгел, ләбаса.
Секталар бар шулай ук.
Сектада булучылар кешенең эмоцияләре белән җитәкчелек итә белә. Мәдрәсәгә, мәчеткә төрле кешеләр килә. «Кайгым булганда, кая барып бәрелергә белмәгәндә, менә шушы кешене очраттым. Мин кайгыдан айныганчы, акчамны да, йортымны да алдылар», — ди берсе. Кешегә психологик яктан басым ясыйлар. Шушы секта кешеләре үз эшләренең осталары була.
Бер егет белән сөйләшкәнем бар. «Сине бит утырталар моның өчен», — дим. «Әмма алар бит яхшылыкка чакыра», — диде бу миңа. Ислам дине белән бәйле секталар турында уйланганым бар. Боларның эшчәнлеген акылдан язу белән бәйләп булмый. Минемчә, алар кешеләрнең эчкерсезлеге, ихласлыгы белән файдалана. «Ваххабизм»ны карыйк. Аларның төп идеологиясе — Ислам динен Пәйгамбәребез (с.г.в) заманындагы хәленә кайтару. Яхшы сөрән бит! Кешегә кирәкле сүзләрне әйтәсең дә үз тарафыңа алып кереп китәсең. «Секта» нәрсә ул? Уйдармамы? Минемчә, секталар — ул диннең дошманнары булган галимнәр тарафыннан уйлап табылган юнәлеш. Алар Коръәндә булган хәдисләрне, аятьләрне үзләренә җайлаштырып, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, тәрҗемә итә. Алар самими ышанучылар, түбән белемле, тар фикер йөртүчеләр белән эшли.
Сез трасса янында басып торучыларны искә алган идегез. Бу ни?..
Мин Залесныйда торам. Юл буйлап ике яклап кызлар тора… Чишенгән хәлдә… Берсендә балам: «Әтием, болар нишләп тора? Кемнәр алар?» — ди. Мин оялдым, нәрсә дип җавап бирергә белмәдем. Машиналар туктый бит! Төрле машина туктый. Бу бит кемнеңдер ире, үз баласының әтисе. Аны өйдә көтәләр. Ул кайтып, шул шакшы куллары белән хатынын, балаларын кочаклый. Башка сыймаслык гыйбрәт, пычрак! Ул үзенә икенче хатын алсын, рөхсәт ителгән бит. Әмма ул ике хатынының да чиста булуын беләчәк. Ни өчен бу ир шундый хәлдә? Бәлки хатыны тиешле игътибарны аңа бирмидер. Ул анда болай гына да бармыйдыр дип, ул ирне дә якларга тырышам. Әмма яклап та, аклап та булмый. Кеше бит хайван түгел! Аңа Аллаһ Тәгалә акыл биргән. Шөкер, акылдан мәхрүм түгелмен дип сакларга гына кирәк, югыйсә…