Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Зөләйха күзләрен ача" сериалы артистлары Кама елгасында "Титаник"ка пародия төшергән - видео

Бу көннәрдә Лаеш районында "Зөләйха күзләрен ача" сериалы кадрларын төшерәләр.

news_top_970_100
"Зөләйха күзләрен ача" сериалы артистлары Кама елгасында "Титаник"ка пародия төшергән - видео
Язучы Гүзәл Яхина романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» күп серияле фильмын Пермь краенда 25 августта төшерә башлыйлар. 26 августта төшерү төркеме Татарстанга килә. Лаешта Семрук авылы җирлеге төзелде. Хәзерге вакытта анда фильм төшерәләр.

"Зөләйха күзләрен ача" сериалын төшерүдән бушап торган арада артистлар "Титаник" фильмына пародия ясаган. Бу турыда Лаеш районы администрациясенең инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә видео урнаштырдылар.

Кама елгасында искерәк кенә бер көймәдә җыелган ир-ат артистлар Кейт Уинслет белән Ленорадо Ди Каприо образына кереп, җырлап басып тора.

7 октябрьдә Казанның Кремль урамында 1917 елның көзге вакыйгаларын төшерделәр.

Фильмда төп рольләрне Чулпан Хаматова белән Александр Бәширов уйный. Режиссеры - Егор Анашкин. 

Сюжет буенча крестьян хатыны Зөләйханың ире Мортазаны үтерәләр, ә аның үзен Себергә сөргенгә җибәрәләр. Бу хәлләр узган гасырның 30 нчы елларында була. Әсәрнең икенче бүлегендә сөргенгә җибәрелгән кешеләрнең Ангара елгасы яры буенча тайгада исән калу тарихы сөйләнә.

Фильмның премьерасы 2019 елның ахырына планлаштырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100