Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзәкне өзде инде ул сораулар» — Айдар Тимербаев әтисез балалар турында ролик куйган

Инстачылар балаларын ташлап киткән әтиләрне дә, әтисез бала табучы әниләрне дә гаепләгән.

news_top_970_100
«Үзәкне өзде инде ул сораулар» — Айдар Тимербаев әтисез балалар турында ролик куйган
Владимир Васильев

Айдар Тимербаев инстаграмга Илья Фрезның «Я купил папу» фильмыннан өзек урнаштырган.

Дима әнисе белән җитди сөйләшү алып бара.

Әнием, син йоклыйсыңмы?

Юк әле.

Минем сиңа бер сорау бирәсем килә.

Сора.

Син мине каян алдың? Кибеттәнме?

Кибеттән, улым.

Киштәдән алдыңмы?

Киштәдән.

Ә нигә син нәк менә мине сайладың?

Син миңа башкаларга караганда күбрәк ошадың.

Шундый яхшы идемме?

Шундый яхшы идең, Дима.

Ә синең акчаң аз идеме?

Нигә алай сорыйсың?

Мине алгансың, ә әтигә акчаң җитмәгән…

«Барлык балалар әти-әниле булып үссеннәр иде», — дип яза Айдар Тимербаев.

«Үзәкне өзде инде ул сораулар. Әни кеше үзе генә белә инде… Бигрәк тә авыры бакчага киткәч. Онытылып кеше әтиләренә карап торалар. 23 февраль бик авыр… Яңарып китте, бу баланы карагач»;

«Йөрәкне телгәли бу баланың сораулары. Тормышта кайбер ирләргә таянып булмый шул. Балаларын, гаиләләрен аракыга алыштыручылар күп. Аракы эчкәч, билгеле, ирләрнең башы китә. Эчләренә шайтан кереп урнаша. Шуңа күпчелек хатын-кыз үзе тормыш дилбегәсен йөгәнли. Берни эшләп тә булмый»;

«Төрле кешенең төрлечә язмышы. Атасы булып та, атасыз үсәләр. Кияүгә чыкканда, аерылам дип чыкмый бер кеше дә», — дип үз фикерләрен калдырган инстачылар.

«Сабыйларга әти бик кирәк шул.

Аңламыйлар шуны әтиләр.

Яшь кызларга гашыйк булып,

Онытыла туган бәбиләр.

Бала сорый инде анасыннан,

Әти диеп кемгә дәшәргэ?

Гамьсез булып кирәкмидер җирдә яшәргә», — дип шигырь юллары да язганнар.

«Ата үрдәк үстергәндә генә кирәк. Үсеп җиткәч, кирәгең калмый. Бакча башына алып төшеп аталар», «Үзләре өчен бала табалар да, бала турында уйламыйлар. Ә аларга әти кирәк бит», — дип әни кешеләрне гаепләүче дә булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100