Үзәккә үткән корылык: быелгы уңышны саклап калып булырмы?
Җәй быел май уртасында ук башланды дисәк тә, ялгыш булмас. Бүгенге корылык шартларында авыл хуҗалыгы ничек яши? Бу корылык нәрсәгә китерергә мөмкин?
Кояш кыздыра, яңгыр юк. Июнь башларында давыллап килеп, яңгыры да, бозы да явып үткәндәй булды анысы, тик бөтен җирдә дә түгел.
Чәчү чәчкәннән бирле бер генә яңгыр тамчысы да төшмәгән районнар бар. Җирдә дым булмау үсемлекләргә зур зыян китерә. Татарстанның Алексеевск һәм Яшел Үзән районнарында дым күләме җитәрлек булган, ә менә Кукмара, Лаеш, Әлмәт һәм Мөслимдә хәлләр бигрәк тә мөшкел, диелгән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында.
«Быел бик авыр булачак»
Иң беренче Кукмара районы Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәеновка шалтыраттык.
Терлек азыгы әз. Узган елдан калган запаслар да бар бераз. Яңгыр явып, кукуруз булса гына. Алар да үсә алмыйчУзган елгы печәннең быел өчтән берен генә җыеп алдык. Ике тапкырга ким булды. Чәчүдән бирле яңгыр яуганы юк, язгыны базга тутырабыз инде. Болай торса, яраксыз хәлгә килүе бар, хәзер салып куйсак, терлеккә ашатырлык азык булыр иде шунда.
Ашлыкларның да уңышы быел бик түбән булачак. Узган ел бер гектардан 50 центнер алган идек, быел — 15, күп булса 20 центнер булыр инде.а утыра. 2700 гектар кукуруз утырттык, ул терлеккә төп ризык булып тора. Яңгыр яуса, икенче чабым печән булыр дип өметләнәбез. Бөртекле культураларга да файдалы булыр иде.
Өстән сиптергеч белән бөртекле культураларга тиешле микроэлементлар сиптерәбез. 3 тапкыр эшләп чыктык, хәзер менә тагын эшләрбез инде.
Печәнгә бәяләр артты. Фермерлар 20 кг печәнне 150 сумга сата, узган елны 70-80 сум иде. Рулоны 2500 сум тирәсе тора.
Җыелып сөйләшәбез, киңәшләшәбез, ничек тә булса бу елны ерып чыгарга иде. Фуражы җитмәсә, аны сатып та алып була, ә бит төп азыкны ташып ашатып булмый. Әле җитмәсә, үч иткәндәй быел Киров якларында да корылык. Башка елны анда бара идек. Булганын тартып-сузып, ничек тә җиткерергә иде. Быел бик авыр булачак инде, нишләп бетәрбез, белмим.
Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя юк инде. Бөтен нәрсәгә 2-3 тапкыр бәя артты, ә иткә, сөткә юк. Сөткә бәя артса да, аның күләме дә кими бу кызуда. Рапс, соя янына бара торган түгел. 20-30 сумлык сояларның бер тоннасы 60 сумнан артып китте. Ашлама, ягулык — гомумән, бөтенесенә дә бәя арта. Сөткә субсидия дигән сүзләр йөри инде, әйбәт булыр иде.
Шундый ук корылык 2010 елда булган иде. Ул вакытта калган запаслар һәм Киров ягыннан печәннәр алып кайтып чыктык елны. Быел маллар саны да кимеп китәргә мөмкин.
Шәхси хуҗалыкларга да печәнен, ашлыгын, саламын бирергә кирәк. Аларны да азыксыз калдырып булмый. Яңгырлар бик кирәк шул, — дип калды Нәфыйк Хөсәенов.
«Өметсез шайтан гына»
Кукмара районыннан КФХ җитәкчесе Галина Димитриева белән дә элемтәгә кердек.
Узган елгы печәннең өчтән бере дә булмады, печән бик аз, — дип сүз башлады Галина ханым. — Юк дип әйтерлек. Узган елгы запаслар булганга гына «каравыл» ук кычкырмыйбыз. Ашлыклар да шулай ук инде. Саргаеп баралар. Арпалар бик кыска, баш чыгарган. Баш исә, аны комбайннар ура алмаячак.
Бер ашаулары булса да кырдан булсын дип, малларны көтүгә дә куган булабыз, анда да үлән юк, көеп бетте. Узган елгы салам белән сенажны болгатып бирәбез инде терлекләргә. Быел бозауларны киметмичә булмас, ахры.
Әзрәк яңгырлар яуса, икенче чабым печән булыр дип өметләнәбез, өметсез шайтан гына, ди бит. Кукурузлар тора әле, менә аларга яңгыр кирәк.
2010 елда шундый ук хәл булды. Ул вакытта сыерларыбыз 24 баш кына иде, — ди фермер.
Теләче районы Шәдке авылындагы КФХ җитәкчесенең ире Марат Шәйхетдинов та хәлләрнең катлаулылыгы турында сөйләде.
Арпа бөтенләй үлде, бодайның иртәрәк чәчкәне өлгереп маташа. Печән булмагач, нишлисе булыр, ул терлекләрне ничек карап чыгарбыз. Яңа елда гына үгезләр алган идем, шуңа узган елдан калган запасларым да юк. Бәясе дә булмас быел, сатарга әйбер юк бит. Булса, сатып булмый, бәясе кыйммәт булса, сатарга әйбере булмый. Үземә җитәрлек булыр инде, печәне генә юк. Әзрәк яңгырлар яумасмы, икенче тапкырын җыеп алыр идек. Бездә әле бер тапкыр әйбәтләп яңгыр явып үтте, менә шул коткарды, — ди ул.
Әлмәт районы ҖЧҖ «Чагылтау» җитәкчесе Гомәр Нәбиев та кышны ничек чыгарбыз икән дип кайгыра:
Яңгыр яумагач, нәрсә булсын инде, бер әйбер булмый. Фаҗига бу. Малларны кышын ничек ашатып чыгарбыз дип баш ватабыз менә. Яфрак, чокырлардан үлән җыябыз хәзер. Уҗымнарда әзрәк өмет бар. Язын иртәрәк чәчкәннәрдә дә бераз бар. Узган елгы уңыш юк инде быел, юк. Көннән-көн югала бара. Ул бит баш чыгару белән генә түгел, аның башагы тулы булмый. Җитми аңа, дым җитми шул.
Ярты еллык фураж һәм бер еллык салам запасы бар анысы. Тарта-суза бер баз салдык, тагын берне салып булса, әйбәт инде. 2010 елда бер яндык. Ул вакытта чит районнардан да салам алып кайтырга туры килде, шуннан соң запас белән алга карап яшәргә тырышабыз, — ди җитәкче.
Авыл хуҗалыгы эшчәннәре барысы да бертавыштан 2010 елгы коры, эссе җәйне искә алдылар.
«Әлегә паника юк»
Мөслим районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Вәлиевка шалтыраттык.
Игенчелек буенча уңыш әз булачак быел — 10 центнер дип торабыз. Узган елга караганда, терлек азыгының өчтән бере генә булды. Алдагы елгы запасларыбыз бар. Яңгыр яуса, кукуруз уңар дип өметләнәбез.
Печән әз булганлыктан, табигый печәнлекләрне чабарга чыктык. Басудагыларны җыеп бетердек инде. Бүгенге көндә төгәл итеп әйтә алмыйм, бәлки, күпмедер күләмдә сатып та аласы булыр. Печән икенче тапкыр чабарлык булыр дип көтәм. Яңгыр урыны-урыны белән генә 5 мм чамасы гына явып китте шул, — диде ул.
Сарман районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов:
Яңгыр юк инде. Май аенда яңгыр булмады, июньдә урыны-урыны белән генә бераз явып үтте. Ул гына туган кыен хәлдән коткарыр дип әйтмәс идем. Печәнне безнең шәхси хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары әзерли. Бозауларга рацион буенча печән күп кирәкми. Ул җитәр дип уйлыйбыз. Әзрәк курку булса да, паника юк әлегә.
Сенажның беренче өлешен салып бетердек. Кукурузлар сөбханалла безнең, алар пешми әле. Кукуруз һәм силос белән чыгарбыз дип уйлыйм. Азыксыз калабыз дигән әйбер юк. Бөртекле культуралар бик авыр утыра. Аның бит хәзер башагы тула торган вакыт. Аларга дым кирәк. Хәзер аларда нәрсәдер үзгәртеп булмас шул инде. Быел уңыш 30-40 %ка ким булыр дип уйлыйм. Узган ел 180-190 мең тонна уңыш алган булсак, быел 100-120 булыр дип планлаштырабыз.
«Бар өмет — кукурузда»
Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Виталий Германов:
Хәлләр кискен бездә. Лаеш шәһәрендә 4 мм чамасы, аэропорт тирәсендә 2 мм явым-төшем булды. Атабай, Кече Елга, Нармонка да гомумән яумады. Хәзер бөртекләр тула торган вакыт бит. Уңыш аз булачак. Бездә корылык. Кайбер авылларда майдан бирле яңгыр булганы юк. Сабантуй вакытларында гына әз-мәз төшкән булды. Президент катнашында гадәттән тыш хәл кертү турында җыелыш булачак.
Авыл хуҗалыклары культураларга кирәкле матдәләрне өстән сиптерәләр һәм төрле авыруларга каршы көрәш тә шул рәвешле башкарыла. Корылык вакытында үсемлекләр кирәкле микроэлементларны җирдән ала алмый, шуңа күрә аны яфрак аша тукландырырга тырышалар.
Зыянны хәзер исәпләп әйтүе кыен. Яңгырлар ява башласа, кайбер культуралар өчен хәлләр яхшырып та китә ала әле, мәсәлән, кукуруз өчен.
Печәннең беренчесен җыеп алдык. Анысы белән кыенлык булмады, яңгыр яуса, икенчесе дә булырга мөмкин, — дип әле хәлләрнең яхшыга таба үзгәрүен көтә.
Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Шәрәфиев Фәнис:
Зыян бик зур. Печән узган елның 30 %ы гына. Узган елгы запаслар белән чыгарбыз дип уйлыйм. Яз һәм көз чәчелгән игеннәр дә зыян күрде. Кукуруз тора әле бераз. Яшелчә үстерә торган хуҗалыкларда гына тамчылап су сибү бар, — ди ул.
Татарстанның 38 районында гадәттән тыш хәл кертелгән
Метеорологлар яңгырлар вәгъдә итмәсә дә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бүген туган вәзгыятьтән чыгу юлларын эзли, яңгыр явып хәлләрне яхшыга үзгәрүеннән дә өметен өзми алар. Корлык белән килеп туган хәлләр турында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов белән сөйләштек.
Республиканың 38 районында гадәттән тыш хәл кертелде. Бары 5 районда: Чүпрәле, Алексеевск, Чистай, Буа һәм Мамадышта гына хәлләр ярыйсы. Күп җирләрдә майдан бирле яңгырлар булганы юк һәм уртача һава температурасы да югары.
Татарстан буенча хәлләр бик катлаулы. Алга таба да шулай булса, калган 5 районда да гадәттән тыш хәл режимы кертелергә мөмкин.
Быелгы югалтуларның күпме булачагын әлегә әйтү кыен. Уҗымның яртысы диярлек юк булды. Яңгыр яуса, язгы чәчүдә әле өмет бар. Быел уңыш буенча рекорд булмаячак. Безгә ничектер булганын саклап калып, югалтуларны киметергә тырышырга кирәк. Дым юк, үсемлек тамырлары аша бернинди файдалы микроэлементлар да ала алмый. Шул максатлардан аерым бер технологияләрне кулланабыз, бу — туфрак аша тукландыру (листовая подкормка). Бүген төп максатыбыз: үсемлекне яшел килеш саклап калу һәм аңа туклыклы матдәләр бирү.
Бүгенге вәзгыять 2010 елгы белән чагыштырып караганда яхшырак. Терлек азыгы әзерләү буенча хәзерге вакытта артта — беренче чаптырылган печән бик аз булды. Кукуруз өлгерәсе бар, аңа зур өметләр баглыйбыз. Явым-төшем булыр дип көтәбез һәм күп кенә хуҗалыкларның узган елдан калган терлек азыгы запаслары бар. Җитмәгән очракта, читтән кертү дә каралачак, — дип белдерде Илдус Габдрахманов.