news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үзәкне өзә, елата» - Ришат Төхватуллинның Казандагы фаҗигадән соң язылган җыры чыкты

Җыр сүзләре авторы — Марат Кәбиров.

news_top
«Үзәкне өзә, елата» - Ришат Төхватуллинның Казандагы фаҗигадән соң язылган җыры чыкты
Салават Камалетдинов

Ришат Төхвәтуллин «Кая» дип аталган яңа җырын тәкъдим итте. «Бу җыр Казандагы фаҗигадән соң язылган иде. Тыңлап карагыз әле» — дип язган ул үзенең Инстаграм аккаунтында. Җыр сүзләре авторы — Марат Кәбиров.

Җырның кушымтасында «Кая, кая бара икән бу дөнья? Кем язмышы кемнәр кулында?» — дигән сүзләр бар.

«Күздә яшьләр. Үзәкне өзеп керә торган җыр»,

«Бик тирән мәгънәле. Күңелгә үтеп кереп елата»,

«Бик мәгънәле, үзәккә үтәрлек җыр. Моны тыңлагач, тормышның кадерле булуына инанасың»,

«Ниһаять, чыннан да мәгънәле, Ришат моңына хас җыр», — дип яза инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар