Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз каның турында ниләр белергә кирәк?

Кан салган вакытта кайсы кан төркеменә ихтыяҗ зур? Резус-факторга нәрсә йогынты ясый? Донор каны банкы берәр вакыт буш буламы? Брак дип табылган канны ничек юкка чыгаралар? Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Республика клиник хастаханәсенең кан салу бүлеге җитәкчесе Раушания Хәйруллина сөйләде. 

news_top_970_100
Үз каның турында ниләр белергә кирәк?

Нинди субстанция ул кан?

Кан – тоташтыргыч сыек тукыма. Ул барлык күзәнәкләрне туклыклы матдәләр һәм кислород белән тәэмин итә. Шулай ук углекислый газ кебек тормыш эшчәнлеге продуктларын да чыгара. Кан тән массасының 5%ын тәшкил итә. Ә аның олы кеше организмындагы күләме 5,5 литр тирәсе.

Кан ике компоненттан тора – күзәнәкләр һәм плазма. Егерме еллап элек кешеләргә донор канын тулаем салсалар, хәзер кан салган вакытта аның компонентларын гына кулланалар.

“Бүген кан алган вакыттагы кебек саф килеш сакланмый, аны консервациялиләр. Капчыклардагы консервантлар кан куермасын өчен уйлап чыгарылган. Донор кан тапшыра, ә белгечләр центрифугага салып аны компонентларга аера. Бу фракционирование дип атала”, - диде Раушания Хәйруллина.

Плазма – үтә күренмәле саргылт сыеклык. Эритроцитлар – кызыл кан тәнчекләре. Алар кан микъдарының яртысын алып тора. Ә тромбоцитлар кызыл кан пластинкалары рәвешендә була.

“Тромбоцитлар озак яшәми, аларның гомере – 72 сәгать. Шуңа күрә, тромбоцитларны озак вакыт саклау өчен түгел, ә заявка буенча гына туплыйлар. Эритроцитлар 35-42 көн саклана. Ә плазма туңдырылган килеш 3 ел саклана һәм мәҗбүри шартларда карантинизация уза. Ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен РКБның кан банкында һәрвакыт чиксез күләмдә кан компонентлары запасы бар”, - дип өстәде РКБның кан салу бүлеге җитәкчесе.

Кемгә нинди кан салырга ярый?

Плазма, эритроцитлар һәм тромбоцитларны салу кагыйдәләре төрле.

Табиблар әйтүенчә, эритроцитлар массасына ихтыяҗ иң зур булган кан төркеме – беренче тискәре. Бу төркем – барлык ашыгыч очракларда да универсаль. Ләкин каннары беренче тискәре төркем булган кешеләргә нәкъ шушы төркемдәге канны гына салып була.

“Беренче уңай төркемне барлык кан төркемнәренә дә салырга ярый, тик резус-факторлары уңай булырга тиеш. Беренче төркемдәге һәм уңай резуслы реципиентларга кирәк очракта теләсә нинди резуслы беренче төркем кан салырга була. Ә дүртенче төркем – универсаль реципиент. Аңа теләсә кайсы төркемдәге канның эритроцитларын салырга була. Охшаш төркем буенча эритроцитлар дефициты булганда, аңа теләсә кайсы кан төркеменең эритроцитларын кертергә була”, - дип аңлатты Раушания Хәйруллина.

Ә плазма белән киресенчә. Беренче төркем канлы кеше эритроцитларның универсаль доноры булса, ә плазманың универсаль доноры – дүртенче төркем.

Охшаш төркем плазмасы булмаганда, дүртенче төркем плазмасын барлык реципиентларга да салырга була. Әмма дүртенче төркемгә бары тик үз төркеменекен генә салырга була”, - дип аңлатты белгеч.

Ничек донор булырга?

Россия Федерациясендә яшәүче 18 яшьтән олырак һәр сәламәт кеше дә донор була ала. Булачак донорның гәүдә авырлыгы 50 кгдан артык булырга тиеш. Ләкин кайбер авырулар һәм тормыш хәлләре булганда кешегә кан тапшыру рөхсәт ителми. Искәрмәләр исемлеген РКБ һәм Республика кан үзәге сайтларында табарга мөмкин.

Операцияләрдән соң ярты ел дәвамында кан тапшырырга ярамый, диде белгечләр.

“Бу ярты ел вакыт гепатитның инкубацион чоры белән бәйле. Чөнки лаборатор ысуллар кан аркылы күчә торган чирләрне ачыклый алмый. Шуңа күрә операциядән соң ярты ел көтәбез. Колак тиштергәннән соң, татуировка ясатканнан соң, теш алдырганнан соң да берникадәр вакыт кан тапшырырга ярамый”, - дип аңлатты табиб.

Кан тапшырыр алдыннан һәм тапшырган көнне майлы, ачы-төче һәм ысланган ризыклар, банан, чикләвекләр, сөт ризыклары, йомырка һәм май ашарга ярамый. Процедурага кадәр 48 сәгать кала алкоголь эчәргә ярамый, ә 72 сәгать кала составында анальгетиклар һәм аспирин булган дарулар эчү дә тыела.

Канны ике айга бер тапшырырга була. Тик ирләр өчен елына биш, хатын-кызлар өчен дүрт тапкырдан артык булырга тиеш түгел. Плазма өчен канны донор һәр ике атна саен тапшыра ала, әмма елына 12 литрдан да артык булмаска тиеш.

РКБ ничә литр кан әзерли?

РКБның кан салу станциясе елына дүрт тонна тирәсе кан әзерли. Бу тоннадан артык эритроцитлар, тоннадан артык плазма һәм тромбоцитлар.

“Узган ел белән чагыштырганда күләм 30%ка артты. Дәвалау бүлекләренең кан компонентларына ихтыяҗы артты. Безнең эштә, кан һәм аның компонентларын әзерләү исәбе узган елда кулланылган күләмгә нигезләнә”, - дип сөйләде Раушания Хәйруллина.

Кан банкы буш тора аламы?

Казанның ДРКБ, МКДЦ, РЦК, РКБ хастаханәләрендәге кан хезмәтләре тыгыз хезмәттәшлектә. Донорларның аңлы булуы, кан хезмәтенең төгәл һәм планлы эшләве аркасында, кан банкы беркайчан да буш тормый, диде табиб.

“Ашыгыч очраклар өчен бездә ике резуста да бөтен төркемнәрнең кан запасы бар. Ләкин, кан компонентларының саклау срогын исәпкә алганда, бу чиксез запас һәрдаим яңартыла һәм тулылана”, - дип аңлатты Раушания Хәйруллина.

“Социаль челтәрләрдә һәм матбугат чараларында тиз арада донор каны кирәк булу турында белдерүләр чыга икән, бу кан салу хезмәте банкы буш дигән сүз түгел. Бу банкны тулыландыру өчен кан җыю турында белдерү генә. Донорлыкның яхшы һәм намуслы эш булуы мәктәп яшеннән үк кешеләрнең аңына сеңәргә тиеш. Кызганыч, бездә кешеләр ниндидер экстрен ситуация килеп чыккач кына килә. Ә донор каны һәрчак кирәк! Донорлык профилактика кебек булырга тиеш. Әгәр һәр сәламәт кеше елына бер мәртәбә булса да кан тапшырса, мондый эчтәлектәге белдерүләр булмас иде. республиканың донорлар картотекасы да тулыланыр иде”, - диде табиб.

Кан турында 7 факт:

1. РКБның кан салу бүлегендә ел саен 4 проценттан азрак кан бракка чыгарыла.

“Бу Россиядәге уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда бик аз. Бездә брак юк дияргә була. Чөнки бу донорларны сайлап алуга бәйле”, - диде Раушания Хәйруллина.

2. Кирәге чыкмаган һәм брак булган кан компонентларын юкка чыгаралар. Аларны әлеге эшчәнлеккә лицензиясе булган махсус оешмаларда яндыралар.

3. Кеше үз-үзенә донор була ала.

“Медицина күрсәтмәләре буенча пациент үз-үзенә донор була ала. Операциягә керәчәк кешеләр өчен аны ким дигәндә өч көн алдан әзерләп куялар. Һәм операция вакытында кирәге чыкса, табиб пациентның үзенең эритроцитлар массасын яки плазмасын кире үзенә кайтара ала”, - диде Раушания Хәйруллина.

4. Дүртенче тискәре - иң сирәк очрый торган кан төркеме.

5. Иң үтемле һәм ихтыяҗ зур булганы – беренче тискәре төркем.

6. Резус-фактор – күп кенә йөкле хатын-кызлар проблемасы.

“Әгәр тискәре резуслы хатын-кызның баласы уңай резуслы булса, аның организмы антитәнчекләр эшләп чыгара башлый. Беренче йөклелектә гадәттә, мондый каршылыклар килеп чыкмый. Шуңа күрә тискәре резуслы хатын-кызларга йөклелекнең 28 нче атнасына кадәр капма-каршы резус антитәнчеләрен ачыкларга кирәк. Алар булмаган очракта бу срокта һәм бала тапкач иммуноглобулин-антирезус кертергә кирәк. Шулай ук иммуноглобулин-антирезус тискәре резус-факторлы хатын-кызларга медицина абортларыннан соң, яралгы аналыктан читтә булган йөклелектән соң, плацента аерылганнан (отслойка) соң да билгеләнә. Моны эшләмәгәндә, алдагы йөклелек вакытында барлыкка килгән резус-антитәнчекләр киләчәктә хатын-кызның антигеннары белән бәйләнешкә керәчәк. Ә бу исә яңа туган балада авырулар китереп чыгара”, - диде белгеч.

7. Донор плазмасы донор эритроцитларына караганда кыйммәтрәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100