Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз күзләрең белән күрмәсәң, хыянәт хыянәт булып саналамы?

Хыянәт турында сүз җиткерүченең дүрт шаһиты булырга тиеш.

news_top_970_100
Үз күзләрең белән күрмәсәң, хыянәт хыянәт булып саналамы?
https://pixabay.com

Халыкара фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, Чаллыда яшәүче Мәлик хәзрәт Ибраһимов хыянәт турында аңлатма бирә. Моны «Челнинские известия» язды.

«Миңа ирем хыянәт итте. Мин бу турыда белеп алдым. Хәзер миңа нишләргә? Аны гафу итәргәме?» — дип сорый бер ханым.

«Хыянәт итү нәрсә ул? Бөтен төп диннәрдә хыянәт (яки зина) өчен ташлар белән бәреп үлем җәзасы бар. Өйләнгән ир-атлар кияүдәге хатыннар белән зина кылганда шушы җәза була. Яшь өйләнмәгән һәм кияүгә чыкмаганнарны чыбык белән сукканнар, яши торган урыннарыннан куганнар, башкаларга сабак булсын өчен», — ди хәзрәт.

Аның сүзләренчә, исламда кеше бөтен процессны үз күзләре белән күрмәсә, детальләрен белмәсә, ул хыянәт турында әйтә алмый. «Әгәр аңа кем дә булса әйтсә, аның дүрт шаһиты булырга тиеш. Әгәр шулар булмаса, дөньяда беркем дә ул хакта сөйли алмый», — ди Мәлик хәзрәт.

Хыянәт турында сөйләгәндә сак булырга кирәк. Ул, ягъни ир белән хатын арасында җәнҗал чыгару — шайтанның иң зур казанышы. Гаилә — ир белән хатын, балаларның бәхет нигезе, дип искәртә хәзрәт.

«Минем киңәшем — бернигә дә карамыйча, гаиләгезне саклагыз. Ахыр чиктә, гаиләдә проблема булса, аның сәбәбе ике яклы. Еш кына хатын ире янында иске халат киеп йөри, чәчен тарамый. Урамга чыга башласа, башка ирләр каршына барасы булса, матур күлмәген кия», — ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100