Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзәк өзгеч мизгел: Нәни чагында поездда югалган бала 20 елдан соң әнисе белән очрашкан

Үзәк өзгеч мизгел: Нәни чагында поездда югалган бала 20 елдан соң әнисе белән очрашкан

news_top_970_100
Үзәк өзгеч мизгел: Нәни чагында поездда югалган бала 20 елдан соң әнисе белән очрашкан
20 ел элек Минск шәһәре янында поездда бер хатын баласын югалта. Ана белән бала быел гына очраша. Әлеге бәхетле очрак кадрларын РЕН ТВ күрсәтте. 

Видео Белоруссиядә төшерелгән. Ана белән кыз кочаклашалар һәм хисләрен тыеп тора алмыйлар. Баласын тапкан ана үзәк өзгеч итеп елый.

Юлия 1999 елның октябрендә Минск шәһәреннән киткән кичке электричкада барганда югала. Әти-әнисе ике дистә ел дәвамында баланы табарга өметләнеп яши. Менә хәзер генә кыз табыла. Бу эштә аның егете ярдәм итә. Сөйгән кызының язмышын белгәч, бу егет интернет аша эзләүләр башлый. Эзли торгач, ул тарихның Россиягә тоташуын абайлап ала.

Юлия һәм аның анасы булырдай хатын табылгач, ДНК тесты уздыралар. Ул бу кешеләрнең туганлыгын раслый. 1999 елда Юлиягә дүрт яшь була. Аны Рязань вокзалында табып алалар һәм балалар йортына тапшыралар. Хәзер Юлиянең үзенең дә биш яшьлек кызы бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100