Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үзәк өзгеч кычкырганы урамга кадәр ишетелде". Күршеләре әдәпле һәм итәгатьле дип атаган ир подъездда хатынын үтергән

Фаҗига 5 сентябрьдә ГЭС бистәсенең 4А/4 йорты подъездында көндез килеп чыга. Ачуы кабарган Илгиз үзе белән бергә яшәгән 37 яшьлек хатынның муенына пычак кадап үтерә.Әлеге пар уртак улларын тәрбияләгән, балага 6 сентябрьдә 11 яшь тулган булган.

news_top_970_100
"Үзәк өзгеч кычкырганы урамга кадәр ишетелде". Күршеләре әдәпле һәм итәгатьле дип атаган ир подъездда хатынын үтергән

"Хатынның кычкыруы урамга кадәр ишетелгән"

Баскыч мәйданчыгын юу-җыештыруга карамастан, идәндә калган кан таплары фаҗига турында искә төшереп тора.

“Челниниские известия” газетасы хәбәрчесе ачыклаганча, ир белән хатын “гражданский” никах белән ун елдан артык яшәгән. Мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгәннәр, бары тик никах укытып кына яшәгәннәр. 44 яшьлек ир-ат эшмәкәр була, яңа йортта, яхшы, төзек фатирда яшәгән. Хатыны белән улының Сидоровка бистәсендә үз тораклары булган. Заһидә Чаллыга Урта Азиядән күченеп кайткан, монда аның бер генә туганы - апасы була. 

Бу парның танышлары сөйләгәнчә, Илгиз "якшәмбе көннәрендәге әти" булган. Күптән түгел ир белән хатын уллары белән бергәләп диңгез буена барган. Ләкин чатнаган мөнәсәбәтләргә кабат җылы өрергә уртак ял да ярдәм итмәгән. Фаҗига булган көнне Илгиз Заһидәне чакыра, сөйләшергә кирәк дип белдерә. Хатын тиз килә. Ләкин тыныч кына сөйләшү барып чыкмый, җәнҗал куба. Заһидә телефон аша иренең әти-әнисен чакыра. Фатирга Илгизнең әтисе генә керә, ә әнисе урамда эскәмиядә утырып кала.

Талашны туктату өчен Заһидә үз артыннан ишекне ябып чыгып китә. Лифтны көтеп тормыйча, баскычтан төшә башлый. Ләкин кулына пычак тоткан Илгиз куып тота. Әтисе ничек кенә тотып калырга тырышмасын, улы җиңә, әтисенең кулларыннан ычкынып, хатынының муенына ике тапкыр пычак кадый.

Идәнгә егылганда хатын кычкыра. "Үзәк өзгеч итеп кычкырганын ишеттек", - дип искә ала шул вакытта урамда булган шаһитлар. Нәкъ шушы мизгелдә подъезд яныннан әтисе белән бергә полиция хезмәткәре үтеп барган була. Алар подъездка кереп, Илгиз яшәгән катка менәләр, аны кулга алып, тиз арада килеп җиткән полиция экипажына тапшыралар.

 Күршеләре подъездга чыгарга курка 

“Челнинские известия”газетасы хәбәрчесе подъездда яшәүчеләр белән аралашты.

“Мин бала белән урмага һава суларга чыккан идем. Кайткач күрәм – подъезд янында халык җыелган, полиция килгән, - дип сөйләде Татьяна. – Минем кайсы каттан булуымны сорадылар, кертергә теләмәделәр. Ләкин миңа баланы ашатырга кирәк иде. Лифтта күтәрелдем, карыйм – идәндә хатын-кыз ята. Тирә-як гел кан гына. Аны үтергән ир-атны лифтта еш күрә идем: тыныч, ягымлы иде. Куркыныч фаҗига, мин хәзер подъезга чыгарга да куркам”.

 Яшь ханым үзен Венера дип таныштырды, монда дүрт ел – йортны куллынышка тапшырганнан бирле яшәүләрен әйтте.

 “Кулга алынган ирне еш очрата идем, исерек килеш беркайчан да күргәнем булмады. Гел елмаеп тора, бик аралашучан иде, шуңа да бернинди дә начар сүз әйтә алмыйм. Хәтта аның өйләнгән икәнен дә белми идем”.

Әлфия дә бу подъездда йортны тапшырганнан бирле яши.

“Мин эштә идем, үтереш турында телефон аша иптәш кызымнан ишеттем, - дип сөйли ул – Курыктым, чөнки өйдә балам калган иде. Күпме яшибез инде, бервакытта да кычкырышу, талашу һәм җәнҗаллар ишеткәнем булмады. Монда яшәүчеләр барысы да җитеш тормышлы, тыныч, итәгатьле һәм ярдәмчел. Шуңа да күршебезнең хатынын үтерүе турында ишетү куркыныч булды. Без аның белән лифтта очраша идек, гел елмаеп тора һәм “Хәлләр ничек” дип сорый иде. Бик актив кеше иде, йорт каршында парковка оештырды. Күршебезнең кеше үтерүе башка сыймый”.  

Кулга алынган Илгизгә карата Яр Чаллы Тикшерү комитетында РФ Җинаять Кодексының “Үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Ул 5 ноябрьгә кадәр сак астына алынган. Аның һәм гражданлык никахы белән яшәгән хатынының кәрәзле телефоннары алынган, аларны тикшерәләр. Ир хатынын көнләшү сәбәпле үтергән дип фаразлана.  

Р. S.Язмадагы кайбер геройларның исемнәре үзгәртеп бирелде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100