Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзәк банк ставканы арттырды: ипотека кредитлары һәм торак бәясе белән ни көтелә?

Россиянең Үзәк Банкы төп ставканы 20 процентка кадәр күтәрде. Илнең эре банклары бу хәбәрне ничек кабул итте? «Интертат» икътисади мәгълүматларга күзәтү ясады.

news_top_970_100
Үзәк банк ставканы арттырды: ипотека кредитлары һәм торак бәясе белән ни көтелә?
«Татар-информ» архивыннан

28 февральдә Россия Үзәк банкы ашыгыч рәвештә узган утырышында төп ставканы 9,5 проценттан 20 процентка кадәр күтәрү турында карар кабул итте. 20 процент — мондый күрсәткечнең 2000 еллардан бирле булганы юк иде. Үзәк Банк мондый карар икътисади санкцияләр шартларында финанс һәм бәяләрнең тотрыклылыгын, кешеләрдә булган акчаларның кыйммәтен саклау, гражданнарның акчаларын саклауга һәм инфляция йогынтысын киметүгә юнәлдерелгәнен әйтә.

Бу гасырда төп ставканың иң югары күрсәткече — 17 процент — 2014 елда кертелгән иде.

Россиядә ипотека турында закон 1998 елдан гамәлдә. Ул вакытта беренче кредитлар елына 40 процентлы ставка белән 5 елга бирелгән. Мондый мөмкинлектән кулланучылар бик аз булган.

Үзәк Банкның төп ставкасы арту кертемнәрнең һәм кредитларның процент ставкаларын арттыра дигән сүз. Икътисади күрсәткеч никадәр зуррак булган саен, банкка саклыкка салган акчаларның процентлары да арта. Ә ипотека, процентлары арту хисабына, кыйммәткәрәк төшәчәк.

РБК сайты язуынча, ипотека кредиты 24 процент тирәсе булуы ихтимал.

Моңа кадәр алынган кредитларның проценты артамы?

 Президент Владимир Путин ставка артканчы алынган ипотека кредитлары буенча процентларны элекке күләмдә саклап калу бурычын куйган. Бу хакта РИА Новости президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итте.

Россиянең Үзәк Банкы төп ставканы 20 процентка кадәр күтәргәч, илнең төрле банклары кредит һәм депозитларның процентларын үзгәртүгә кереште.

Моңа кадәр бирелгән кредитларның процент ставкаларын үзгәртү турында сөйләшүләр юк, дип яза Финмаркет.

Сбер һәм ВТБ Үзәк Банк алга таба ставкаларны күпмегән арттырачагын шәрехләми. Банклар бирелгән кредитлар буенча шартлар үзгәрмәячәген генә белдерде. ВТБ дүшәмбе көнне ипотека буенча ставкаларны 4 процент пунктка — 15,3 процентка арттырган иде һәм рефинанслауга гаризалар кабул итүне туктатты.

ВТБ элек бирелгән кредитлар буенча барлык шартлар, шул исәптән процент ставкалары, клиентлар белән килешүләрдә язылганча, үзгәрешсез кала дип белдерә. Моны закон таләп итә, ул безнең илнең барлык банкларына кагыла, диелә ВТБның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сбер Үзәк банк тарафыннан төп ставканы арттырганнан соң, гамәлдәге кулланучылар һәм ипотека кредитлары буенча шартларны саклый, дип белдерде. «Саклык банкы гамәлдәге кулланучылар һәм ипотека кредитлары буенча бернинди үзгәрешләр кертми», — диелә хәбәрдә.

Россельхозбанк процент ставкаларын яңадан карый, көн ахырына кадәр яңа ставкалар гамәлгә керәчәк. «Россельхозбанк клиентларга максималь отышлы шартлар тәкъдим итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк», — дип белдерә Россельхозбанкның матбугат хезмәте.

«Почта банкы якын арада кертемнәр, саклык счетлары һәм кредитлар буенча ставкаларны күтәрергә планлаштыра. Яңа шартлар турында өстәмә хәбәр итәрбез», — диләр Почта банкында.

«Альфа-банк» якын арада кертемнәр һәм тупланма счетлар буенча процентларны арттырырга планлаштыра. Моннан тыш, банк тиздән яңа кредитлар өчен шартлар турында җиткерергә вәгъдә итә. Моңа кадәр бирелгән кулланучылар кредитлары һәм ипотека буенча ставкалар үзгәрмәячәк.

«Банк саклык һәм кредит продуктлары буенча шартларга төзәтмәләр кертергә планлаштыра. Яңартылган шартлар яңа килешүләргә карата кулланылачак, гамәлдәге килешүләр буенча ставкалар үзгәрешсез калачак», — дип белдерә «Открытие».

Росбанк хәбәр иткәнчә, банк вәкилләре базар вәзгыяте үсешен игътибар белән күзәтә һәм аны җентекләп анализлау нигезендә финанс продуктлары буенча шартларга төзәтмәләр кертү турында карар кабул ителәчәк. Моңа кадәр бирелгән кредитлар буенча шартларны үзгәртү көтелми.

Совкомбанк сайтындагы мәгълүматтан күренгәнчә, банк клиентларга акчаларын 3 айга 23 процентлы кертемгә салырга тәкъдим итә. Әлеге банк узган атнада АКШның санкция исемлегенә керде. Анда Россия базарында билгесезлеккә бәйле рәвештә, ипотека бирүне туктаттылар.

«Бу ипотека бетте дигән сүз»

Үзәк Банк төп ставканы 20 процентка кадәр күтәргәч, Россиядә торакны кулында акчасы булган кеше генә сатып алачак, ягъни икенчел торак базарында булган фатирын яки йортын башкасына алыштыручылар гына калачак. Мондый фаразны РИА Новости басмасына «Мир квартир» федераль порталының директоры Павел Луценко әйтә.

«Күчемсез милек базары тарихында иң югары ипотека ставкасы. Бу базарда ипотека бетте дигән сүз. Кулында акчасы булган кешеләр генә сату-алу эшләре башкарачак. Бу — 30-40 процент тирәсе, икенчел торак базарында үз фатирын икенчегә алыштыручылар», — дигән Луценко.

Аның сүзләренә караганда, күпмедер чорга яңа төзелеш проектлары туктатылачак. Бәлки, система барлыкка китерүче девелоперларга дәүләт күпмедер вакыттан соң ставканы компенсацияләр. Башка төзүчеләр проектларның туктатылуы турында игълан итәргә мөмкин, дип кисәтә белгеч.

Фатирларга бәяләр төшәргә дә мөмкин

Россиядә хәзер икенчел торак базары югары ипотека ставкалары басымы астында булачак һәм ел азагына кадәр бәяләр 25-30 процентка кимергә дә мөмкин, ди «Этажи» компаниясе генераль директоры Илдар Хөсәенов.

Хөсәенов билгеләп үткәнчә, ипотеканың 14 процентлы еллык ставкасы күчемсез милек базарын шактый акрынайта, ә ставка 16дан арткач, бу базар өчен кискен шартлар дигән сүз.

«Әгәр килеп туган хәл, шул исәптән төп ставка белән дә шушы шартлар озакка сузылса, икенче һәм өченче кварталда ук күчемсез милеккә ихтыяҗ 50 процентка кимергә мөмкин. Икенчел торак базары өчен иң катлаулы вәзгыять, монда бәяләр вакытлыча 25-30 процентка төшәргә мөмкин. Бу төп ставканың артуына һәм яңа төзелешләр өчен ставкаларның аермасы фонында күзәтелергә мөмкин», — диде ул.

Эксперт сүзләренә караганда, хәзер үзләрендә булган күчемсез милекне сатып, бәясе төшкән вакытта уңайлырак торак алучылар отачак.

Хөсәенов фикеренчә, яңа төзелешләр базарында хәзер барысы да хөкүмәтнең алга таба нинди чаралар күрүенә бәйле булачак. Бу базарга хәзер проект финанславына процент ставкаларын субсидияләү һәм яңа төзелешләргә ипотека кредитының ташламалы программаларын саклап калу кирәк.

«Бүтән очракта яңа проектлар туктаячак һәм базардан кече һәм урта төзүчеләрнең бер өлеше китәчәк, ә киләчәк төзелеш тармагы өчен бу җитди басым», — дип сөйләгән Илдар Хөсәенов РИА Новостига.

Ипотека алучылар 5-10 тапкыр кимер

Үзәк Банкның төп ставкасы арту ипотека алучылар санын да киметә. «Русипотека» компаниясенең баш эксперты Сергей Гордейко фаразлавынча, ипотека алучылар саны хәтта 10 тапкыр кимергә мөмкин.

Белгеч сүзләренчә, банклар хәзерге вакытта нинди генә ставка куйсалар да, алар ипотека алуны киметәчәк.

«Кредит алучыларның мөмкинлекләре кискен кимиячәк, кредитлар бирү ташламалы программалар дәрәҗәсендә кадәр төшәчәк. Ай саен ипотека кредитлары бирү 5-10 тапкыр кимиячәк», — ди Сергей Гордейко.

Шул ук вакытта ул торак базарының үзгәрәчәген һәм ипотекалы замандагы сыман булмаячагын фаразлый. «Ул сатуда фатирлар булган вакытта кимиячәк. Күчемсез милек бәясе проект финанславы бәясенә бәйле булачак. Бәяләр арту тенденциясе бик мөмкин», — дип нәтиҗә ясый белгеч.

«Россия санкцияләргә алдан әзерләнгән»

Россия санкцияләргә җавап бирү буенча планнарны проблемалар чыгу барышында тормышка ашыра, иң мөһиме — нәтиҗәләрне минимальләштерү, дип белдерде Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков.

«Әлегә безнең сезнең белән берни дә булмады. Тагын бер кат кабатлап әйтәм: проблемалар чыгу барышында хәл ителә, әлегә сезнең белән бернәрсә дә булмады», — диде ул, гражданнар һәм икътисадка ярдәм итү буенча карарлар кабул итү планлаштырыламы, дигән сорауга җавап биреп.

  • Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир Путин 21 февральдә 2014 елда ук Киевтан бәйсезлек игълан иткән Донецк һәм Луганск халык республикаларын тану турындагы указларга кул куйды. Ә 24 февральдә Россия Украинаны демилитизацияләү буенча хәрби операцияне башлады. Донбасс республикасы ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннән соң ясаган мөрәҗәгатендә Путин: «Хәлиткеч һәм кичектерелмәс гамәлләр таләп ителә», — дип белдерде. Россия лидеры сүзләренә караганда, кан кою өчен бөтен җаваплылык Украинада идарә итүче режим намусында булачак.

Көнбатыш илләре, моңа җавап итеп, Россиягә каршы чираттагы санкцияләр кертте. Кайбер санкцияләр 2014 елда ук игълан ителгән иде инде. Европа Берлегенең күп кенә илләре Россия самолетлары өчен һава киңлеген ябарга карар кылды. РФ җавап итеп, Бөекбритания белән бәйле яки анда теркәлгән самолетларның очышлары өчен һава киңлеген куллануны 25 февральдән чикләде.

Элегрәк РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, Көнбатыш санкцияләре бик җитди, әмма Россия аларга алдан әзерләнгән. РФ мәнфәгатьләренә туры килә торган җавап чараларын эшләү өчен ведомстволарны анализлау һәм координацияләү таләп ителә, диде ул.

 

 

                                                                      

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100