«Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да!» — Казан тирәсендә җәен кайда ял итеп була?
Пандемия бетеп җитмәгән, халык кайда ял итәргә белми. Чикләр я ябыла, я ачыла. Дөньясына ышанып бетеп булмый, ә шулай да җәйге ялны онытылмаслык итеп үткәрәсе килә. «Татар-информ» хәбәрчесе Казаннан ерак түгел ял итә торган урыннарны барлады.
«Үз илемдә ямьле миңа
Бәрәңге бакчасы да», — дип сузып җырлар иде Әлфия Авзалова. Чит илдән бигрәк туган якны якын күрүче танышларым да бар. Юк, авыл турында әйтмим, сүзем — Татарстаныбыздагы без күрмәгән, белмәгән матур ял итү урыннары турында. Чит илгә барып йөргәнче, үз илеңдә дә турист булып йөреп була, ләбаса.
Күңел ачу һәм ял итү урыннары турында Хөкүмәт йортында узган очрашуда Табигый территорияләрдә коммерция һәм туристик инфраструктура булдыру буенча эксперт, кунакханә девелоперы Оксана Саргина сөйләде..
Ул табигать кочагында ял итүнең яңа төре — глэмпинг турында сөйләде. Глэмпинг — инглиз теленнән "табигатьтә рәхәт ял итү" дип тәрҗемә ителә. Татарстанда шундый алты урын бар.
«Urman camp» глэмпингы
Казаннан 52 километр ераклыкта Яшел Үзән районы Олы Күлбаш авылы янында урнашкан.
Өйләр урман эчендә, өй янында күл, чишмә бар. Биредә барлыгы биш өй. Өйне җылытып була. Һәр өй эчендә юыну бүлмәсе бар: бәдрәф, душ керергә мөмкин, җылы һәм салкын су ага. Бер өй эчендә дүрт кеше өчен ятарга урын бар. Ике урын беренче каттагы түшәктә, калган ике урын икенче каттагы түшәктә.
Ризыкларны үзең белән алып киләсе. Ризыкларны әзерләр өчен барбекю һ.б. җиһазлар, савыт-сабалар бирелә.
Һәр йорт янында мунча бар.
Бәясе: эш көнендә 12 мең, ял көннәрендә 16 мең
Ял итәргә барыр алдыннан алдан бронь ясау сорала.
«Урман аланы» глэмпингы
Казаннан 26 километр ераклыкта Яшел Үзән районы «Чайка» ял итү базасы янында урнашкан.
Оксана ханым әйтүенчә, бу - республикада иң яхшы шартлары булган ял итә торган урыннарның берсе. Барлыгы 19 өй бар. Монда гаилә белән килергә мөмкин.
Квадроциклда, велосипедта йөреп, көймә, яхтада йөзеп йөреп була. Агач башындагы көзгеле өйгә менеп була.
Бәясе: өйләрнең төрлелегенә карап.
Бер катлы өйдә ике кеше яши ала. Эш көнендә — 13 мең, ял көннәрендә — 15 мең.
Биредә эш өстәле, аерым-аерым түшәкләр, телевизор, вай-фай, душ, мини-кухня, мангал куя торган терраса бар. Бәягә ике кеше өчен швед өстәле кухнясы дә керә: иртәнге аш, төшке аш һәм кичке аш.
Өчпочмаклы өйдә дүрт кеше тора ала. Эш көнендә — 15 мең, ял көннәрендә — 17 мең.
Өйдә ике урынлы түшәк, гамак-балкон, пич, мини-кухня, телевизор, вай-фай, душ, мангал куя торган терраса бар. Бәягә ике кеше өчен швед өстәле кухнясы дә керә: иртәнге аш, төшке аш һәм кичке аш.
Ике катлы өйдә дүрт кеше тора ала. Эш көнендә — 15 мең, ял көннәрендә — 19 мең.
Өйдә ике урынлы түшәк, диван, мини-кухня, телевизор, вай-фай, душ, мангал куя торган терраса бар. Бәягә ике кеше өчен швед өстәле кухнясы дә керә: иртәнге аш, төшке аш һәм кичке аш.
«Кыргый эт динго» глэмпингы
Казаннан 28 километр ераклактыкта, Победилово бистәсендә, Идел ярында урнашкан.
Биредә барлыгы биш чатыр бар. Һәр чатыр янында мунча, кухня, китапханә белән тоташкан веранда, комлы пляж бар. Шулай ук Иделдә коену мөмкинлеге дә каралган. Көймәдә дә йөзәргә мөмкин.
Һәр чатыр эчендә ике урынга исәпләнгән түшәк бар, кирәк булган очракта өстәмә түшәк куела. Җылыткыч, җылы душ, бәдрәф, өстәл уеннары, кинотеатр, велосипедлар бар.
Бәясе: эш көнендә 4900 сум, ял көннәрендә 5900 сум.
Үз чатырың белән дә килеп урнашу мөмкинлеге бар. Урын өчен эш көнендә 2 мең, ял көннәрендә 3 мең түлисе.
«Кама трофее» глэмпингы
Казаннан 99 километр ераклыкта Кама Тамагы районында урнашкан.
Барлыгы унбер өй бар. Һәр өй Идел яры буенда урнашкан. Өй эчендә вай-фай, кондиционер, җылыткыч, душ бар. Өйләр төрле: дүрт кешелек өй дә бар, зур компанияләр өчен дә вип-өйләр каралган. Бәягә көненә өч тапкыр ашату да кергән.
Бәясе: дүрт кешелек өй өчен 11 мең.
«Лебедино» глэмпингы
Казаннан 110 километр ераклыкта Алексеевск районы Лебедино авылы янында урнашкан.
Барлыгы биш өй бар. Бер өйдә дүрт кеше урнаша ала. Өйдә кухня, савыт-саба җиһазлары, ике кешелек түшәк, телевизор, йокы бүлмәсендә зур түшәк, юыну бүлмәсе, душ бар. Урамда барбекю, мангал белән кулланырга мөмкин. Өйләрдән йөз метр Кама елгасы ага, комлы пляж бар. Көймәдә йөзәргә, велосипедта йөреп була. Аккошларга карап хозурланып була. Ашауны үзең белән алып киләсе.
Бәясе: якшәмбе-пәнҗешәмбе — 3 мең, җомга-шимбә — 4,5 мең
«Кыргый дача» глэмпингы
Казаннан 30 километр ераклыкта Питрәч районы Яңа Шигали авылы янында урнашкан.
Барлыгы биш өй бар. Бер өйдә ике кеше урнаша ала, ике түшәк куелган.
Түбәсе ачыла торган өй якшәмбе-пәнҗешәмбе — 2900, җомга-шимбә — 3900 сум
Урман эчендәге өй якшәмбе-пәнҗешәмбе — 2500, җомга-шимбә — 3000 сум
«Миңгәр» отеле
Казаннан 110 километр ераклыкта Саба районы Миңгәр авылында урнашкан.
Барлыгы сигез өй бар. Отельдә 15 номер тәкъдим ителә.
Бер өйдә алты кеше яши ала. Балык тотарга, велосипедта йөрергә, массажга барырга, мунча керергә, күлдә йөзәргә мөмкин.
Бәясе: Иртәнге аш — 250 сум, төшке аш — 400 сум, кичке аш — 350 сум. Отельдә тору һәм өйдә тору бәясен отельгә шалтыратып белергә мөмкин.
«Давыл» кемпингы
Казаннан 25 километр ераклыкта Биектау районы Кол Сәет бистәсендә урнашкан.
Биредә 13 чатыр бар. Бер чатырга дүрт кеше урнаша ала. Юрган, мендәр, чиста урын-җир тәкъдим ителә. Кайнар су бар, мангал зонасы, балалар өчен уен мәйданчыгы бар. Аерым ябык ашханә бар, ашау өчен аерым түлисе. Иртәнге аш — 250 сум, төшке аш — 450 сум, кичке аш — 350 сум.
Чатырдан йөз метр ераклыкта Казансу елгасына төшеп коенырга, көймәләрдә йөзәргә мөмкин. Мунча, шулай ук, аерым урнашкан.
Бәясе: «Стандарт» чатыры — якшәмбе-пәнҗешәмбе 3 мең, җомга-шимбә 4 мең
«Комфорт» чатыры — якшәмбе-пәнҗешәмбе 5 мең, җомга-шимбә 6500 сум.
Кунакларга һәм республика халкына аерым экскурсия өчен Лениногорск районы Югары Каран авылында урнашкан «Алмакай» татар атлары утарында атларда йөрергә була. Кама Тамагындагы «Кама Йөземнәре» бакчасында 150дән артык төр виноград үскәнен карарга мөмкин. «Люди воды» компаниясе төрле су экскурсияләре үткәрә. «Паруса» компаниясе яхта, катер, теплоходта чаралар уздырырга ярдәм итә ала.
Сәяхәткә түләнгән акчаң кире кайта: Татарстанда туристик программа буенча кэшбэкка 20 меңгә кадәр акча кайтарып була
Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов кэшбэк ике көннән артык торган очракта кайтарылуын сөйләде:
— Туристик кэшбэк программасына республиканың 31 шифаханәсе һәм кунакханәләр керде. Программа буенча Идел, Кама буйлап круизларны да броньларга мөмкин. Сәяхәт өчен түләнгән бәянең 20 процентын кайтарып була. Процентның суммасы 20 меңнән артмый. Төп шарт — кунакханәдә яки шифаханәдә тору ике көннән дә ким булмаска тиеш, — диде ул.
Сергей Иванов әйтүенчә, туристик кэшбэк программасына барлык ял итү урыннары да кермәгән. Программада булган исемлекне шушы сылтама аша карарга мөмкин. Турларны «Мир» картасы буенча «мирпутешествий.рф» киңлегендә сатып алып була.
Болгар, Арча, Кама Тамагы, Алексеевск, Чистай, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Алабуга, Кукмара, Мамадыш районнарында туристлар өчен чаралар бар. Бу районнарга тур белән дә барырга мөмкин. Турда экскурсия, яшәү, ашау һәм күңел ачу чаралары каралган. Бу тур буенча республиканың төрле шәһәрләреннән барырга була.
Татарстан туристы булсаң, Телеграм каналга рәхим ит!
Телеграмда «Татарстан — информация для туристов» («Татарстан — туристлар өчен мәгълүмат») дигән бот ачылган.
— Казанда һәм Татарстанда кызыклы урыннар күп. Һәр ноктага бары җитү, аның турында мәгълүмат табу өчен вакыт сарыф ителә. Кешеләр кемгә шалтыратырга, кайсы сайтка керергә белми. «Татарстан — информация для туристов» дигән Телеграм-каналында теләгән һәр кеше үзенә кирәкле мәгълүмат ала ала. Шулай ук, сорау да юлларга мөмкин, якын арада аңа җавап бирәчәкләр», — диде Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Республика кунаклары һәм татарстанлылар теге яки бу чараның узу урыны, анда бару ысуллары, сайтлары турында һ.б. сорауларга җавап табарга була.
Җәй айлары күңелле, ялларыгыз рәхәт үтсен!