«Үз халкының каһарманы иде» — Апаста язучы һәм журналист Тәүфикъ Әйдине искә алдылар
Кешенең асылы хезмәтеннән беленер: эштә булса батырлык, шунда була матурлык, ди татар халкы. Исән булса, язучы һәм журналист Тәүфикъ Әйдигә быел 80 яшь тулган булыр иде. Татар зыялылары халкыбызны мәгърифәтле иткән, читтә яшәүче татарлар белән беренчеләрдән булып күпер корган Тәүфикъ Әйдине Апас районында искә алды.
Язучы турында берничә сүз
Тәүфикъ Әйди 1941 елда Мәскәү өлкәсе Туголесский бор бистәсендә туа. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан әти-әнисе булачак язучыны туган якларына алып кайта. Шулай итеп, Тәүфикъ Әйдинең балачагы Апас районы Балтай авылында уза.
Сугыштан соңгы елларда Әйделдиновлар Омск өлкәсе Азов районы Төк авылында яши. Татар мәктәбе булмау сәбәпле, үсмер егет казах мәктәбендә укый. 1954 елда Әйделдиновлар яңадан Апас районына кайта. Укуын Алабуга китапханә техникумында, Казан дәүләт университетында, Мәскәүнең ике еллык әдәби курсларында дәвам итә. Нәкъ шул чорда Тәүфикъ ага язмышын язучылык белән бәйләргә дигән хәлиткеч карарга килә…
Тәүфикъ Әйдинең әсәрләре башкорт, беларус, гагауз, казах, латыш, молдован, монгол, рус, төрек, уйгыр, чуваш, эстон һәм үзбәк телләрендә дөнья күргән. Татар укучысы аны «Кайда да кадерле» (1984), «Тылсымлы көч”(1987), «Боҗра”(1987), «Яңа уен» (1988), «Безгә ни булды?» (1991) һ.б. әсәрләре аша белә.
…Ул көн бик кояшлы иде, ә күк ап-аяз. Табигатькә карап хозурланып кайткан арада Биектау районы Әлдермеш авылына кергәнебезне сизми дә калганбыз. Авыл зиратына юл тоттык. Тәүфикъ аганың кабере ерак түгел — зиратка атлап керүгә күренеп тора. Кабере өстендә тирә-якка ямь өстәп төрле төстә чәчәкләр үсеп утыра.
Татарның сөекле прозаигын искә алырга дип аның туганнары, бер төркем татар язучылары кайткан иде. Язучының каберенә канәфер чәчәкләрен салып, бергәләп дога кылгач, янә юлга — Тәүфикъ Әйдинең балачагы үткән Апас якларына кузгалдык.
Айнур Әйделдинов: «Әти әсәрне сөйләтмичә урамга уйнарга чыгармый иде»
Иң элек Апас районы төбәкчелек музеенда әдипкә багышланган күргәзмә ачылды, иҗатчы балаларга аның исемендәге премияләр тапшырылды. Соңыннан мәдәният сараенда Тәүфикъ Әйдигә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Аерым бер язучыларның мирасын пропагандалап, халыкка аңлатып йөрүче, истәлеген барлап йөрүче дәвамчылары була. Алар язучының мирасын озын гомерле итә. Бу яктан Тәүфикъ Әйди — бик бәхетле, чөнки аның гаиләсе, аның исемен озак елларга җитәрлек итәргә тырыша. Билгеле, ул бүген генә башланган хезмәт түгел.
Тәүфыйкъ Әйдинең улы — Татарстан Республикасының Инсвестиция-венчур фонды директоры, икътисад фәннәре кандидаты Айнур Әйделдиновны якыннан күреп, аның сөйләмен тыңлап, гаҗәпкә калдым. Минем алда саф әдәби татар телендә сөйләшүче, тирән фикерле, чын мәгънәсендә шәхес басып тора иде. Исем китте, карап торышка җитәкче кеше дип тә әйтмәссең үзен. Арттыруым түгел, ләкин бу кадәр хәтта татар филологиясе бүлеген тәмамлаучылар да сөйләшә алмыйдыр, мөгаен…
— Без Төньяк бистәсендә яшәдек, әти анда үз куллары белән агач йорт салды, — дип башлады сүзен Айнур абый. - Хәтердә, ул эш бүлмәсендә көне-төне утыра, нәрсәдер яза-сыза иде. Аның биш меңләп китабы миңа калды — китапларның яртысы чит телдә, бик теләсәм дә, укый алмыйм. Татар, рус, инглиз телләрендә язылганнарын сөреп чыктым дисәң дә була.
Беренче сыйныфка укырга кергәндә бер рус сүзен дә белми идем. Өч-дүрт ел укыгач, телем шомарды, рус сүзләрен кыстыра башладым. Әтигә нидер ошап җитмәгәнен йөзеннән үк беленде. Әмма беркайчан да кискен рәвештә кисәтү ясаганы булмады.
Ул миңа программа төзеде, татар әдәбиятыннан төрле язучыларның әсәрләрен укыта башлады. Көненә йөз бит. Шуны укып, эчтәлеген сөйлисе. Сөйләмичә урамга уйнарга чыгармады. Уйнарга чыгасы килә, ачу да чыга…
«Әти, нигә син миңа бу әсәрләрне укытасың? Элек укыганнардан авторын да, әсәрен дә хәтерләмим», — дип әйттем. Әти елмая гына иде. «И улым, мин сине беркайчан да якларга дип максат куймадым. Бөтен теләгем — тормышта ак белән караны аера белергә, фикереңне туплап, аны исбатлый белеп, кешеләргә җиткерергә, үзең теләгәнчә тормышыңны оештыра белергә өйрәтү», — дигән булган. Һәм мин аны еллар үткәч аңладым.
«Зур гаилә — зур әтидән, зур әнидән килә»
— Кайчак, шуклык белән, әсәрләрнең берничә битен калдыра-калдыра укый идем. Әти моны сизсә дә, яратып, сеңдерерлек дәрәҗәдә аңлата: китапны урынына куеп, әңгәмә кора иде. Без дә балаларга, берәр эш йөкләр алдыннан, аны иң элек кызыксындырып бирергә тиеш. Ә ул — хезмәт.
Үземнең дә ике балам бар. Аларның сорауларын ишетәм дә, әтине искә төшереп, шуннан соң гына аның тәрбия ысулларын аңлый башлыйм. Зур халык — зур гаиләдән башлана. Зур гаилә — зур әтидән, зур әнидән килә.
Әти минем тарих фәннәре докторы булуымны теләде, чөнки кулга эләккән тарих китапларын күреп, тарихыбызның дөрес язылмавына йөрәге әрни иде. Тарих факультетына кердем. Гаскәрдә хезмәт итеп кайтканнан соң, Гази Кашшафның улы Ренарт Кашшафетдинов университетта миңа курс эше темасы итеп Казан ханлыгы чорын өйрәнү темасын бирде. Шулай да, мин үз һөнәрем буенча эшләмәдем.
Айнур Әйделдинов Бөтендөнья татар конгрессы оештырылу, татар мәктәпләре, шул исәптән, чикләр ачылу елларын да искә алды. Нәкъ шул вакытта Тәүфикъ абыйга чит илдән рәсми хат килеп төшә. Аны университетка эшкә чакыралар, фатир да бирәбез, диләр. Тик Тәүфикъ абый гына туган ягын ташлап китәргә ризалашмый:
— Без көтеп алган көн килде. Чемоданнарны җыйыйк та, китик! Бу бит синең юнәлеш, нишләп берәр җирдә түрә булмыйсың?» — дип сорадым әтидән. «Юк, улым. Мин теләгәнемә ирештем, ә хәзер гомер буена туплаган материалларны җыеп, аларны китап итеп чыгарасым килә. Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнергә тиеш, мин җитәкче түгел», — диде әти.
Җитәкче түгел дә, ләкин әти безнең гаилә өчен үз халкының каһарманы иде. Шөкер, әти исән чагында «Аваз» нәшриятын ачып, берничә китабын чыгардык. Әмма барлык китабы да чыгарга өлгермәде.
Айнур Әйделдинов көн кадагында торган тел, авылларның бетүе мәсьәләсен күтәрде:
— Туксанынчы еллардан утыз ел гомер үтте. Милли мәсьәлә проблемалары янәдән калкып чыкты. Утыз ел эшләп, бернәрсә дә үзгәрмәдемени? Ни өчен телебез югала, авыллар кими бара? Сәбәбе нәрсәдә?
Телне саклауның бер генә юлы бар, ул да булса — гаилә. Балалар безнең янга килеп мөрәҗәгать иткәндә, «тукта әле, улым, көтеп тор әле, кызым», — дибез. Без — зурлар, җаваплы кешеләр, бик мөһим эш белән шөгыльләнәбез кебек тоела. Балаларны кечкенә проблемалар дип кабул итәбез. Менә бу — бик зур ялгышлык.
Әти белән җәяү йөргәндә аңа нинди генә сорау яудырмый идем, ул бөтенесен тәфсилләп, сабырлы рәвештә аңлатып бирер иде, — дип искә алып сөйләде Айнур абый.
«Тәүфикъ Әйди — читтәге татарларга үз акчасына сатып алган китаплар җибәргән язучы»
Әдәби-музыкаль кичәдә Тәүфикъ Әйдинең замандашлары, коллегалары хатирәләрен барлады.
Чакырылган кунаклар арасында ТР Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимова, Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов һ.б. бар иде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыгышында Тәүфикъ Әйдинең легендар шәхес булуын билгеләп үтте: «Үзе исән чагында ук аның турында риваятьләр йөри иде. Татар әдәбиятын пропагандалады. Сер түгел, ул күзәтү астында булды. Шулай да, татар халкының милли жанрын күтәрде», — диде ул.
Тарихчы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Тәүфикъ Әйди исемендәге урам булырга тиеш дигән фикердә:
— Тәүфикъ Әйдинең гамәлләре мине шаккаттырды. Оренбург өлкәсе Каргалы авылына барган идем, авыл мәктәбе директоры бер вакыйганы сөйләде. «Казан татарлары белән уртак тарихыбыз юк», — дип әйтә икән андагы халык. Тәүфикъ Әйди моны ишетеп, аларга тарих дәресен үткәргән, 1744 елда Саба районында берничә бай Оренбург өлкәсенә күчеп утырып, барлыкка килгән авыл икәнен аңлаткан.
Мәктәп директоры Тәүфикъ Әйди кайтып киткәннән бирле, үз акчасына сатып алып, Татарстан китап нәшриятында чыккан китапларны посылка белән җибәрүен әйткәч, шаккаттым. Гаҗәпме-түгелме, бүгенге көндә үзенең акчасына читтәге татарларга китап җибәреп яткан язучы юк.
1993 елда «Яшерелгән тарих» дигән китабым чыккач, ул аңа гашыйк булды. Тәүфикъ абый аны Казхастанга алып барган. 1995 елда 55 мең данә белән казахча басылып чыкты. Башка телләргә дә тәрҗемә ителүе өчен Тәүфикъ абыйга мәңге рәхмәтлемен.
1970-1980 елларда Тәүфикъ абыйны эзәрлекләп йөргән һәм аның артыннан күзәтүләр оештырган КГБ җитәкчесе Абдулла Бичурин исемендәге урам бар. Ә Тәүфикъ Әйди урамы кайчан булыр? Татар милләтенә аның кебек батырлар исемендәге урам кирәк.
«Тәүфикъ Әйди — „изге кан“ белән „изге сөт“нең шулпасы»
Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ Тәүфикъ Әйди белән 1966 елда танышкан:
— Ул «Казан утлары» журналында татарлар яшәгән барлык төбәкләрне барлап, журналның тиражын күтәрде. Аңа кадәр журнал 20-30 мең данә белән булса, ул эшләгән чорда «Казан утлары» 60 мең тираж белән чыга башлады.
Тәүфикъ Әйди Дәрдемәнднең «Сөт калыр, Ватан китәр» дигән шигырен ярата иде, чөнки ул үзе дә нәкъ менә шул «изге кан» белән «изге сөт”нең шулпасы, милләтнең асыл улы.
Без яшьтәшләр дә әле, 1941нче елгылар. Тәүфикъ гаҗәеп кеше иде. Дөньяда иң яраткан әйбере — китап. Аның белән танышкач шуны аңладым: мин китапның һич кирәкмәгәннәрен дә күп укыганым икән. Милләтнең язмышы, аның тарихы, борынгыдан килгән зур әдәби һәм рухи мирасны бик үк яхшы белмәгәнмен. Ул миңа шактый зур белем бирде һәм язганнарымны да тиешле юнәлештә миллилеккә бора алды.
Кытай, Румыния, Болгария, Германия, Төркия, Кырым, Себер һәм Әстерхан татарлары — барысы белән аралашып, киңәшләшеп, алар өчен янып, борчылып яшәде, — дип искә алды ул.
«Рус егете Тәүфикъ лекцияләрен тыңлап, татарга әйләнә язды»
Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев Тәүфикъ Әйдине бик серле һәм сабыр кеше булуын билгеләп узды:
— Мин аның серен ачып бетерә алмадым. Мәскәүдә укыганда группада ике метрлы Соколов дигән бер рус егете бар иде. Бервакыт минем бүлмәгә кереп, татар сүзен сорады. Нигә сорыйсың дигәч, Алтын Урда турында поэма язуын әйтте. Бу берничә көн шулай дәвам итте. Ул сораган сүзне белмәгәч, Тәүфикъка кереп сорарга киңәш иттем. Миннән тиз чыгып китә иде. Тәүфикъта озак утырып чыга — күрәмсең, Тәүфикъ аңа лекция сөйләп утырган. Ай дәвамында аңа йөри башлады.
Ай ярым узгач, поэманың язылып бетү-бетмәве белән кызыксындым. «Юк әле», — дип җаваплады. Ул татар сүзләрен кайдан беләсең, дип сорагач: «Бәлки, мин татардыр?» — ди. Рус малаебыз Тәүфикъ лекцияләрен тыңлап, татарга әйләнә язган.
«Халкыбызның күзен ачкан кеше»
Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев татар журналисты, язучы Тәүфикъ Әйдине мәгърифәтче дип атады:
— Халкыбызның күзен ачкан кеше ул. Мин аның белән еш аралаштым. Берничә минутка дип, яныма керә дә, сөйләшүебез берничә сәгатькә сузыла иде. Аннан аерылып булмый. Китапханәдә эшләгәндә ул миңа Татарстан китапханәсе генә түгел, бөтен татарларның китапханәсе булырга тиешлеген әйтә килде.
Тәүфикъ төрки дөньяны төптән өйрәнгән кеше. Төрки халыкның йөрүләре, адымнарыннан, йөзләреннән аерып ала иде. Ул безнең заманны узып яшәгән, иҗат иткән шәхес. Ул 30-40 ел уйлаган уйларны без әле генә төшенәбез, милләтнең фаҗигасен шул вакытта ук яхшы белгән, чыгу юлларын эзләгән һәм безгә юл күрсәтеп калдырган кешеләрнең берсе. Ул бөтен татар дөньясының горурлыгы.
«Тәүфикъ Әйди — үзе дә әйдәүче»
Профессор, әдәбият галимәсе Дания Заһидуллина:
— Язучылык хезмәте, шәхес буларак эшчәнлеге турында шактый мәгълүмат белсәк тә, аның тикшерү эше бәяләнеп бетмәгәндер, чөнки ул XX гасырның соңгы 30 елында татарлар яшәгән чит илләрдә булып, һәр урында татар дөньясы, аның үзаңы, татар проблемалары турында материаллар туплап калдырды. Алар тарих, этнология һәм филология тармаклары кисешкән урында милләтне өйрәнү фәненең бер тармагын хасил итте. Бу тармак Совет чорында шактый таркауланган, аерым бер төбәкләрдә эреп бетү чигенә килгән татарларның милләт булып берләшүендә искиткеч зур роль уйнады.
Бүген бөтенләй башка вәзгыятьтә без милләтне яңадан бер кат кузгату, заман куйган сорауларга дөрес итеп җавап бирү өчен Тәүфикъ Әйди кебек бертуктаусыз үз милләттәшләре белән аралашып торган, аларның проблемаларын үз төбәкләренә барып өйрәнгән кешеләр кирәклеген дә ачык аңлыйбыз.
Тәүфикъ Әйди — үзе дә әйдәүче. Ул милләтнең хәлен, татар халкына ничек итеп ярдәм итеп буласын да аңлап, фәлсәфәчеләр кебек карап эш иткән. Ул үзенең тәкъдиренә тәңгәл булып, үзенә язган язмышны тормышка ашырып киткән кеше.
Кичәнең нәтиҗәсе: Тәүфикъ Әйди урамы һәм бәйгесе булдырыла
«Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин «Тәүфикъ Әйди иҗаты: жанр типологиясе һәм образлар корылышы» темасына кандидатлык диссертациясен яклаган булган. Бу теманы аңа фәнни җитәкчесе Тәлгать Галиуллин тәкъдим иткән:
— Фәнни җитәкчем Тәлгать Галиуллин диссертация темасын Тәүфикъ Әйди иҗаты белән бәйләргә киңәш итте. Ул вакытта аның исеме фәнни юнәлешкә кереп китмәгән иде, соңгы елларда гына дәреслекләргә кертә башладылар, — дип билгеләп үтте ул.
Язучы һәм тәрҗемәче Лирон Хәмидуллин Тәүфикъ Әйдигә каршы торучыларның күп булуын искәртте. «Шуңа да карамастан, ул әкрен генә үз эшен башкарды, аңа каршы торучылар артта кала барды», — диде ул һәм язучының мирасын ике-өч ел саен китап итеп чыгарып торырга кирәклеген әйтте.
Искә алу кичәсен оештыруда катнашкан Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Тәүфикъ Әйдинең иҗатын тикшерү һәм чараларны үткәрү буенча эшче комиссия төзегәннәрен сөйләде.
Яңалыклар да шәптән: киләчәктә район эчендә Тәүфикъ Әйди иҗаты буенча бәйге игълан ителәчәк, район башлыгы исеменнән премия биреләчәк. Ул ел дәвамында барачак һәм нәтиҗә Апас районы җирлегендә ясалачак.
— Бу бүләкләр тарату өчен генә түгел, Тәүфикъ Әйдинең иҗатын мәңгеләштерү, аны үсеп килә торган буынга сеңдерү. Яңа уку елыннан укытучыларга класстан тыш дәресләрдә Тәүфикъ Әйди шәхесен, иҗатын өйрәнү максатын куйдык. Апаста, бәлки, аңа һәйкәл куелыр, шулай ук, аның исемендә бер урамны атау турында да сөйләштек, — ди ул.
Озакламый кичә ахырында Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Төркиядә Тәүфикъ Әйдинең иҗаты турында Евразия Язучылар берлеге рәисе җитәкчелегендә Bengü нәшриятында Төркиягә кагылышлы әсәре басылып чыгачагын һәм Казан урамнарының берсенә Тәүфикъ Әйди исеме биреләчәген хәбәр итте.
«Тәүфикъ абыйның исемен онытмаска иде!»
Кичәдә академик Индус Таһиров, филология фәннәре докторы Тәлгать Галиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Ринат Закиров, Татарстан китап нәшриятының әдәбият бүлеге җитәкчесе Газинур Морат та бар иде.
Тәүфикъ абыйның тормыш юлын яшьләргә җиткереп, аның исемен онытмаска иде. Бу кичә күпләребез өчен шәхесләрне менә ничек итеп тә искә алып була икән, дигән уй-кичерешләр калдырды. Һәм, әлбәттә, Әйделдиновлар гаиләсенең Тәүфикъ агага карата мөнәсәбәтенә сокланып карап тордым. Тәүфикъ абыйның Алсу исемле кызы һәм тормыш иптәше Әлфия ханым бүгенге көндә исән-сау, алар кичәдә гаилә сәбәпләре аркасында катнаша алмады.
Айнур Әйделдинов турында шуны гына әйтә алам: ул башка язучыларның балалары кызыгырлык, үрнәк булырлык дәвамчы, халкыбызга кирәкле эшләр башкара торган шәхес булып үскән шәхес. Язмамны да аның оптимистик рухта әйтелгән сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
Бөек тарихыбыз һәм бөек киләчәгебез бар. Әмма безгә тагын бер тапкыр җыелу вакыты җитте: күмәкләшеп җыелышсак, бер-беребезгә терәк булып, бер ноктага басым ясап кына нәрсәгә дә булса ирешә алачакбыз. Вакланып, тарткалашсак, барысын да югалтырга мөмкинбез. Югалтуы җиңел, ә булганны кире кайтару авыр булыр.
Тәүфикъ Әйди (Әйделдинов Тәүфикъ Рамазан улы) — 1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсе Шатурин районында туа. Язучының бала һәм үсмер чагы Татарстанның Апас районы һәм Омск өлкәсенең Азов районында уза. Татарстанда ул 7 ел татар, Себердә казах телендә белем ала. Алабугада китапханәче һөнәрен алганнан соң, Апас районына эшкә кайта.
1967 елдан «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» (хәзер «Сабантуй») газетасында аның балалар өчен язган әсәрләре басыла башлый. Озак еллар буе Тәүфикъ Әйди «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли.
Китаплары: «Кайда да кадерле», «Иблискә ришвәт», «Елан угы», «Заман һәм шәхесләр», «Оҗмах утравы», «Йөртә безне язмышлар», «Аһ, туган каумем газиз», «Кардәшләр кочагында», «Ягымлы моңнар». Тәүфикъ Әйди 2001 елның 2 апрелендә Казанда вафат була.