Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз фикереңне әйтүдән ничек курыкмаска?

Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

news_top_970_100
Үз фикереңне әйтүдән ничек курыкмаска?
– Үз фикеремне әйткәндә, чыгыш ясаганда, дәрәҗәле кешеләр, җитәкчелек белән сөйләшкәндә югалып калам, куркам. Бу очракта нишләргә икән?

Писхотерапевт Гомәр Зыятдинов: - Бик кызыклы метод бар. Виктор Франкл дигән күренекле психотерапевт бар иде. Ул концлагерьларны да үткән, аның психологиясен “өченче Вена психологлары мәктәбе” дип атыйлар. Аның бер методы бар. “Метод пародоксальной интенции” дип атала ул. Кеше үзен кеше арасында начар хис итә, кызара, тирли, тотлыга, сүзсез кала, калтырый башлый. Бу – социофобия дип атала. Шул чакта әлеге метод ярдәмгә килә. Кеше үзенең проблемасын бик нык итеп тели башлый. “Менә хәзер чыгышымда сүзсез дә калам, пистолет күрсәтсәләр дә сүз дәшмим” дип, көлке, ләкин усаллык белән җиңәргә кирәк. Виктор Франкл бер тәҗрибә үткәрә. Берәү аудитория алдында сөйли алмый. Сәбәбе – тирли икән. “Күпме тирең чыга? - “Бер 20 граммлаптыр”. “Менә иртәгә 3 л банка алып килеп, шуның кадәр тир чыгарам, күрсәтәм мин аларга!” дип әйт ди. Ачу чыкса, кеше үзен яхшырак хис итә дигән сүз. Шуңа күрә бу методны да кулланырга мөмкин.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100