Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз фатирында ремонтны озак ясаган хуҗаны күршесе үтергән

Балалар бакчасында ишегалды себерүче булып эшләүче ир-ат күршесен үтереп ташлый.

news_top_970_100
Үз фатирында ремонтны озак ясаган хуҗаны күршесе үтергән
https://pixabay.com

Ногинск шәһәрендә 28 яшьлек ир-атны күршесе үтергән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Җинаятьтә шикләнеп балалар бакчасында ишегалды себерүче булып эшләүче 59 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, бер йортта яшәүче ир-атлар фатирда озаклап ремонт ясаган өчен талаша. Өлкән яшьтәге ир-ат ремонт озак булуга ярсый. Ул астагы күршесенә төшә һәм дәгъвасын белдерә.

Ир-атлар талаша. Ишегалды себерүче булып эшләүче ир-ат яшьрәк ир-атның күкрәгенә пычак кадый. 28 яшьлек ир-ат урында ук үлә.

Җинаять эшен тикшерү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100