Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Зәйнәбкә: «Концертларың барыбер булмаячак, безне тыңлаучылар югалды»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова концертларына халык килмәс дип борчыла. Хәләл җефете, Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов та шаяртып: «Ул концертларың барыбер булмаячак», - дигән. Җырчы Инстаграмдагы битендә халыкның фикерен белү максатыннан пост язган.

news_top_970_100
Зөфәр Зәйнәбкә: «Концертларың барыбер булмаячак, безне тыңлаучылар югалды»
Салават Камалетдинов/архив

«Яшьлек хисләремне эзләп»… Күңелемнән чыккан җырлар безне очраштырсын! Сезне көтәм. Бу концертым елның иң якты минутлары булып истә калсын! Мин сезне күңелем белән яратам!

Менә шушы концертларны оештырдым да уйга калдым! Ник диярсез? «Ул концертларың барыбер булмаячак, барыбер килмәячәкләр», - ди, көлә миннән Зөфәр. Бәхәс туды безнең арада, син инде борынгы Зәйнәб, үзем турында әйтмим дә инде, ди! Безне тыңлаучылар югалды… Тукта инде, Зәйнәб, дөньяда бары мәхәббәт белән җиhан гына мәңгелек, ди бит, әәә!

Ә мин була, дип әйтәм. Башлаган эшне тәмамлыйсы килә, октябрьдән күчкән концерт бит бу, дуслар! Ә мин һаман очрашканга кадәр дип, өметсезлектән чыгу юлларын эзлим. Тормышларыгызда ышанычлы кешеләрегез булсын, өметләндерә торган. Әйдәгез шул хакта дәвам итәбез әңгәмәне… Языгыз әле, сез ничек уйлыйсыз?» — дип сораган тамашачыдан Зәйнәб Фәрхетдинова.

«Позитив кәеф кирәк! Булмый дисәң, булмый инде. Концертларыгызны күз алдына китерегез», «Киресенчә, сезне тыңлауга халык мохтаҗ», «Иң башта үз-үзеңә ышанырга кирәк. Мәгънәле, мөһим эш башкаруыңа. Аяк чалучылар, арага керүчеләр, „нәрсәгә кирәк ул?“ диючеләр бер дә булмый калмый. Аларга бары тик сыйфатлы, бернинди шик калдырмаслык „стоящий“ эшең белән генә каршы торып була. Тышкы факторлар (карантин, вирус) моңа керми. Минемчә, Зәйнәб кирәкмәсә халыкка, ул халыкка „грош цена“. Бездә халык бер тиенгә тормаслык түгел әле. Төп масса яхшыны начардан аера. Сезнең барып чыгачак. Уңышлар телим, Зәйнәб ханым!» — дип артистларның күңелләрен күтәреп язган халык.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100