Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зөфәр нидер буласын сизенә иде»: Сабада яшүсмер әти-әнисенә һөҗүм иткән

Узган ялларда Саба районында яшәүче ир белән хатынга вәхшиләрчә һөҗүм итү турындагы хәбәр Татарстан халкын тетрәндерде. Соңрак ачыкланганча, җинаятьче Әхмәтҗановларның 18 яшьлек улы була. Егет әтисенә һәм әнисенә пычак кадый, соңыннан йортка ут төртә. Фаҗига турында тулырак «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
«Зөфәр нидер буласын сизенә иде»: Сабада яшүсмер әти-әнисенә һөҗүм иткән
Гүзәл Хөсәенова

Фаҗига булганнан соң икенче көнне Саба районының Пүкәл авылындагы Әхмәтҗановлар йортына дистәләгән кеше җыелды. Йорт яны территориясе күбрәк парковканы хәтерләтә — машина куярга урын да юк иде.

 Ир белән хатынга һөҗүм итү бу кечкенә генә авылны тетрәндерә — дүшәмбе көнне гаилә башлыгы Зөфәр Әхмәтҗановны соңгы юлга озатырга һәм якыннарының кайгысын уртаклашырга күп кеше килде. Һәлак булган ирнең гәүдәсен күрше йортта юдылар, ә фаҗига урыны тикшерү вакытында ябык тора.

Тикшерү версиясе буенча, 7 июньдә, якшәмбегә каршы төндә, 18 яшьлек Ильяс Әхмәтҗанов әти-әнисенә пычак белән һөҗүм итә. Беренче мәгълүматларга караганда, егет әтисен үтергән, әнисен җитди яралаган, ә соңыннан үзен дә үтерергә теләп, йортка ут төрткән.

Соңрак Татарстанның Тикшерү комитеты бу фаҗига турында тулырак мәгълүмат чыгарды. Ильяс әти-әнисен үтерергә алдан ук әзерләнгән, ә үзен үтерергә җыенмаган — йортка билгесез кешеләрнең һөҗүм итүен оештырырга теләгән.

Күршеләре сүзләренчә, алар башка гаиләләрдән аерылып тормаганнар, гадәти яшәү рәвеше алып барганнар: өч балалары, үз хуҗалыклары һәм йортлары бар. Зөфәр Әхмәтҗанов фермер булган, мәчеткә йөргән, үзе белән еш кына улы Ильясны да ала торган булган.

«Әтиләре мәчеттә еш була иде. Аның белән улы да килә иде, гел түгел, ләкин килгәләде. Ул агрессив булмады, дустанә мөнәсәбәттә иде. Ләкин аралашмый иде, шул гына. Ә болай, гап-гади егет иде», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә гаиләнең танышы.

Ильяс гаиләдәге бердәнбер бала түгел, аның ике апасы бар, алар хәзер Казанда яши. Егетнең классташлары әйтүенчә, яшүсмер вакытта ул тыныч булган, яхшы гына укыган, дисциплина ягыннан проблемалары булмаган.

«Ул гел елмая, шат күңелле булып тоела иде. Беркем белән дә конфликтка кермәде, бөтен кеше белән уртак тел таба иде. Әз-мәз сүзгә килүләр генә була иде, ул яшьтә һәркемдә була торган хәл», — дип искә алдылар классташлары Ильясны. 

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, егет Казанда көллияткә укырга керә һәм өеннән китә. Авыл халкы сүзләренчә, соңгы вакытта Зөфәр улының тәртибендәге үзгәрешләр турында еш сөйләгән. Күршеләре әйтүенчә, узган ел ахырында егет сугышып, административ җәза да алган булган. Улларының кыланмышы әти-әнисен сагайткан. Үлеменә бер көн кала Зөфәр Ильяс өчен борчылуы турында танышларына сөйләгән булган.

«Зөфәр Ильяс турында сөйләгәч, бу хәлләр шулай төгәлләнер дип уйламадым да. Ул баласының гамәлләрен аңламавын сөйләде. Ул тиздән нидер булачагын сизенде — малай йә машинаны ватачак, йә өйне яндырачак, диде. Ул инде аңа каршы сүз әйтергә дә курка иде», — дип сөйләде авылдагы бер кеше.

Хәзерге вакытта тикшерү ачыклаганча, егет әти-әнисен үтерергә алдан ук әзерләнгән, пычакларны кайраган булган. Ул әти-әнисенә һөҗүм итә, ә соңыннан йортка ут төртә. Әмма ут бөтен өйгә таралып өлгерми, шаһитләр әйтүенчә, ут чыккан бүлмәнең ишеге ныклап ябылган булган.

Тикшерү версиясе буенча, әти-әнисен яралаганнан соң, шикләнмәсеннәр өчен яшь егет үзенә пычак кадаган. Гаиләнең танышлары әйтүенчә, соңыннан егет канлы әйберләрне ташларга дип якындагы урманга киткән.

Яраланган булсалар да, Ильясның әти-әнисе күпмедер вакыт аңында булган. Соңгы сулышын алганчы, Зөфәр хатынын тәрәзәгә кадәр сөйрәп алып барырга өлгергән, шуннан аларның икесен дә күршеләре тартып чыгарган.

Фаҗига шаһитләре тиз арада ашыгыч ярдәм чакырган һәм янгынны сүндергән. Ир белән хатынны хастаханәгә алып киткәнче, ир-ат булган хәл турында сөйләп өлгергән — үз улының эше икәнен әйткән. Ә яраланган хатыны гел баласының исемен кабатлап торган.

Ашыгыч ярдәм аларның өчесен дә хастаханәгә сала. Берничә сәгатьтән Ильясның әтисе үлә. 8 июнь киченә билгеле булганча, әнисе аңсыз була — ул комада.

ТР Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, егет җинаять кылуда гаебен таныган. Аның сүзләренчә, янәсе, әти-әнисенең аңа тиешле игътибар бирмәүләре үтерүгә сәбәп булган. Хәзер егеткә карата үтерү һәм һөҗүм итү буенча җинаять эшләре ачылган.

Татарстан Прокуратурасы «Саба» эшен аерым контрольгә алды. Күзәтчелек ведомствосы, контрольлек итүче оешма хезмәткәрләре фаҗигане булдырмый калу өчен барысын да эшләгәнме-юкмы икәнен тикшерәчәк.

Әгәр Әхмәтҗановлар гаиләсендәге хәлгә катнашу кирәк булуы, әмма ярдәм күрсәтелмәве ачыкланса, чаралар күреләчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100