Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Хәйретдиновның улы икенче тапкыр өйләнгән — видео

Элекке әңгәмәләрендә Зөфәр Хәйретдиновның бабай булуы, улы Зөлфәтнең ике бала тәрбияләве турында әйткәне бар.

news_top_970_100
Зөфәр Хәйретдиновның улы икенче тапкыр өйләнгән — видео
https://www.instagram.com/zufar.hayretdin/

Зөфәр Хәйретдиновның улы Зөлфәт икенче тапкыр өйләнгән. Никах мәҗлесен Айваз Садыйров алып барган. Бәйрәмнең фото-видеолары белән ул инстаграм сәхифәсендә бүлешкән. Айваз Зөлфәт белән Зөфәр Хәйретдиновның концертында танышкан. «Шунда Зөлфәт белән безнең динебез Исламга карашыбыз бер икәнен белдем. Соңрак аның белән „Сәләх“ мәчетенә укуларга да йөрдек. Зөлфәт вә Фатыйма — бик сөйкемле, иманлы, ихлас пар. Ике як туганнар да бик зыялы, абруйлы. Яшьләргә бәрәкәтле гомер, чиксез сөю-сәгадәт телим! Динебез, милләтебезгә үзләре кебек уллар-кызлар бүләк итсеннәр!» — дип яза ул.

Зөфәр Хәйретдиновның матбугатта басылган элекке интервьюларында улы Зөлфәтнең өйләнеп, ике бала үстерүе турында сөйләгәне бар. Гаиләсенең нигә таркалуы билгесез.

Инстачылар Зөлфәткә хатынлыкка бик яхшы кыз туры килүе турында язалар. «МашаАллах, бу кыз белән бергә эшләдек берничә ел элек, бик белемле, акыллы, чибәр, матур кыз иде, күз тимәсен», — дип мактаганнар алар Зөфәр Хәйретдиновның яңа киленен.

Араларында яшьләрнең никахына сокланып: «Ходай Тәгалә миңа да шундый матур никах уздырырга насыйп итсен», — дип үз-үзенә теләк теләүче инстачы да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100