Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Хәйретдиновның 87 яшьлек әбисе халыкны шаккаттырган

Инстачылар әбигә заказга йон эрләргә тәкъдим иткәннәр.

news_top_970_100
Зөфәр Хәйретдиновның 87 яшьлек әбисе халыкны шаккаттырган

Зөфәр Хәйретдиновның әбисе (хатынының әнисе) инстачыларны шаккатырган. 87 яшендә булуга карамастан, һаман йон эрләп, җеп әзерли икән. Җырчы инстаграмга аның фотосын урнаштырган. «Әби күпме йон эрләп атты. Вам слабо?!» — ди ул.

«Слабо, билгеле. Күбебез орчык та тота белмибез. Исән-сау булсын тырыш әбиегез», — дип яза Зөфәр Хәйретдиновның фанатлары. 

Инстачылар арасында бик күптән йонны кемнән эрләтергә белми аптыраучылар күп икән. Алар әбигә заказга йон эрләргә тәкъдим иткәннәр. Араларында бик каты үтенеп сораучылары да бар. «Туганым, мин йон эрләргә кеше таба алмый идем. Болай булгач, сезгә киләм», «Минем дә бер капчык йоным бар. Әбекәйгә килсәм, эрләп бирмәс микән?» — диләр.

«Әбине туйдырып бетерәбез бит», — дип җавап кайтара аларга Зөфәр Хәйретдинов. 

«Әбекәйнең исеме бик матур дип хәтердә калган. Ялгышмасам, Гөлбостан. Гөлбакча инде татарча. Гөлбостан Вильдановна», — дип яза шагыйрә Сания Гәрәбә.

Аңа каршы язылган комментарийда нигәдер апаны Галина Вильдановна дип атыйлар. 

«Без аны Галина Вильдановна буларак беләбез. 20нче мәктәптә кызымның озынайтылган көн группасында тәрбияче иде. Кызым аны үзенең дәү әнисенә охшата иде — сабыр, салмак, мөлаем ханым. Балалар аны яраталар иде. Инстаграм битендә булса да күрүемә бик шатмын. Чуктин-чук сәламнәр житкерегез үзенә! Тырыш кулларыннан куансын, ару-талуны белмәсен», — дип яза бер инстачы. Укучыларның нигә шундый матур исемле апаны, исемен үзгәртеп, Галина дип йөртүләре турында Зөфәр Хәйретдиновның үзеннән сорарбыз әле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100