Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Хәйретдинов "Шомырт бәйләме" җырын башкара

Зөфәр Хәйретдинов "Шомырт бәйләме" җырын башкара.

news_top_970_100
Зөфәр Хәйретдинов "Шомырт бәйләме" җырын башкара
\

"Шомырт бәйләме"
Илсур Хөснетдинов сүзләре, Зөфәр Хәйретдинов көе


Сагынып көтәм язлар кайтканын,
Шомырт чәчәкләре атканын.
Күңелемдә шомырт исләре —
Яшьлегемнең кайнар хисләре.

Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.

Шомырт чәчәкләре гел истә,
Очрашасы иде ничек тә.
Кайтсын иде шул чак әйләнеп,
Шомырт чәчәгенә бәйләнеп.

Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.

Ак чәчәкләр кабат кулымда,
Очрасаң син бүген юлымда —
Бүләк итеп шомырт бәйләмен,
Язмышымны сиңа бәйләрмен.

Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100