Зөфәр Хәйретдинов кырмыскаларга каршы агу уйлап тапкан
Инстачы: «Ни генә кулланмадык инде. Шул ирләр сидеге генә калгандыр»
![Зөфәр Хәйретдинов кырмыскаларга каршы агу уйлап тапкан](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/7/10/8c7d8409525f4d93e8f8d696c9ca6f29d50fabd5faec5a1f8f0502a24fce.jpg)
Җырчы Зөфәр Хәйретдиновның бакчасында быел, ни гаҗәп, колорадо коңгызы юк икән.
Аның каравы, бәрәңгесен кырмыскалар үз иткән. Җырчы бакчасында тукталу файдага булган үзләренә — бер мизгелдә инстаграм йолдызларына әверелеп куйганнар. Зөфәр Хәйретдинов аларны, видеога төшереп, инстаграм битенә урнаштырган. «Рәхәтләнеп бәрәңге сабагын кимерәләр», — дигән ул.
Җырчының язылучылары арасында да кырмыскадан зыян күрүчеләр күп булуы ачыкланган.
«Безнең җиләк төпләрендә утыралар. Аптыраган, нишләргә?»;
«Ул кырмыска белән үләбез инде көрәшеп, бөтен бакчабыз тулды, нәрсә генә сипмәдек. Бер жирдә бетә, икенче жирдә иле белән. Үлмиләр, күчәләр генә»;
«Үлеш ул кырмыскалар, кыяр түтәлен бастылар. Берничек бетереп булмый. Сез ниләр кыландырасыз кырмыскага каршы? Киңәшләр бирегез, зинһар», — дигәннәр алар.
Зөфәр Хәйретдинов инстачыларга кырмыскалар белән көрәшүнең яңа ысулын тәкъдим иткән: «Иң көчле агу — сидек (мәзәк түгел). Аеруча ирләрнеке. Тестостероннан куркалар, валлаһи!» — дип язган ул.
«Үзебезнең татар кырмыскалары колорадо коңгызларын да жиңделәр быел. Ни генә кулланмадык инде. Шул ирләр сидеге генә калгандыр», — дип җавап кайтарган аңа каршы бер инстачы.
Кайбер виртуаль дуслары кырмыскалардан тоз, манный ярмасы, уксус сибеп котылу юллары турында язганнар.