Зөфәр Хәйретдинов 21 яшьлек песиен күрсәтте
«Әле исән! Колагы гына ишетми», — ди җырчы аның турында.
«Россиядәге иң карт песи - Катя (Улан-Удэ шәһәрендә) 21 яшькә кадәр яшәгән. Безнең Роза исемле песи шулай ук 21 яшьтә! Әле исән! Колагы гына ишетми. Кемнәрнең тагын шундый яшькә җиткән песиләре бар?» — дип язган җырчы инстаграм челтәренә.
Зөфәр Хәйретдиновның инстадуслары арасында да песи яратучылар күп икән.
«Безнең Барсикка 15 яшь. Егетләр кебек чаба, бакчада безнең белән яши»;
«Сеңлемнең песие 23 яшькә кадәр яшәде»;
«Безнең Чуаркаебызга 6 яшь», — дип комментарийлар калдырганнар аңа виртуаль дуслары.