Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Билалов белән Георгий Ибушев Айдар Рәкыйповка нинди киңәш биргән?

Зөфәр Билалов белән Георгий Ибушев Айдарга артык сузылып йөрмичә өйләнергә кушканнар.

news_top_970_100
Зөфәр Билалов белән Георгий Ибушев Айдар Рәкыйповка нинди киңәш биргән?
https://www.instagram.com/aidar_rakipov/

«Сиңа акыл кереп бара хәзер, акыл кергәч өйләнмисең инде ул», — дигән Зөфәр Билалов белән Георгий Ибушев Айдар Рәкыйповка бер концерт вакытында сәхнә артында.

«Мин 30да өйләндем. Балаларым, оныкларым бар хәзер. Чыннан да, аннан соң өйләнәсе килми», — дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашкан Георгий Ибушев.

Әлеге сүзләр Айдарны гел уйга калдырган. Аның аптырап басып торуы виртуаль дусларына бик кызык тоелган.

«Айдарны уйландырдылар»;

«Шундый куркып, ышанып тыңлап тора әле ул аларны», — дип елмаю смайллары калдырганнар.

«Яшьләр хәзер акыллы, үзе белә кайчан тормыш корырга икәнен. Сәләмәт булсын! Язганы килеп чыгар әле»;

«Тимерне кызу чагында…

Дия иде бабайлар!

Шәхесләр дә шуны әйтә,

Тыңлагыз сез, «малай»лар!», — дип шигырь юллары да иҗат иткән бер инстачы.

Инстаграм дуслары арасында Айдарның «кәләш»е булырга теләүчеләр дә очраган.

«Кияүдә түгел… Сине көтәм, Айдар»;

«Минем фикеремчә, әле 30 яшьтә дә кияүгә чыкмаган егет-кызлар җитәрлек. Чөнки үзләренең тиң ярларын таба алмыйлар. Миңа 30 яшь. Үземнән чыгып әйтәм инде», — дигәннәр.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100