Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз өемдә кунакта…

Флүсә пенсиягә чыгуын бик көтте, зыянлы җитештерү өлкәсендә эшләде ул, тизрәк ял итәсе килә иде. Шуңа күрә пенсиягә чыккач бер көн дә эшләмәде, буш вакыты барлыкка килгәнгә сөенде, сәламәтлеген ныгытырга уйлады.

news_top_970_100

Флүсә 30 яшьтә кияүгә чыкты, әти-әнисе, бертуганнары белән авылда яшәде, мәктәпне бетергәннән соң беркая да укырга кермәде, авылда эшләде. Соңыннан шәһәргә китте, шунда булачак ире Фәннур белән танышты, бер цехта эшләделәр. Озак та үтмәде, алар өйләнеште. Заводтан аларга тулай торакта бер бүлмә бирделәр. Гаилә тормышы шулай башланып китте.

1,5 елдан соң уллары Мансур, тагын өч елдан соң кызлары Фәния туды. Фәннур да гади эшче иде, акчалары җитмәде. Флүсәнең кайбер танышлары санаторийларда ял итә, ә аның ял йортларына йөрергә мөмкинлеге юк, хәтта әти-әнисе янына авылга да бик сирәк кенә кайта иде. Ике бала, өстәвенә Фәннур дә еш кына салгалап кайтырга гадәтләнеп китте. Берсендә Флүсә иренә үз-үзен начар тотуы турында әйткәч, Фәннур балалары каршында дип тормады, хатынын эт итеп сүгеп, мыскыл итеп ташлады. Бераз вакыт узгач, Фәннур заводта ике бүлмәле фатир алды, менә шунда Флүсә иренең үзенә карата мөнәсәбәтен аеруча нык тойды, бигрәк тә эчеп кайткан вакытларында.

«Менә мин булмасам, шул тавык кетәклеге кадәр общага бүлмәсендә яшәр идек инде. Бу минем фатир, ә син монда беркем дә түгел!» — дип кенә җикеренә иде ире.

Флүсә булдыра алганча балаларын сакларга тырышты, әмма ике бүлмәле фатирда мөмкинме соң бу? Бүлмә ишеген ябып куя иде, әмма ире балалар түгел, хәтта күршеләр дә ишетерлек итеп кычкыра. Фәннурга эштән соң дуслары белән аяктан егылганчы эчү бәхет иде. Әмма яңа фатирда иренә озак яшәү насыйп булмаган, эчмәгән булса күпме яшәгән булыр иде.

Флүсә ике бала белән тол калды, һаман шул заводта эшләде. Бер хезмәт хакына өч тамакны туйдыру җиңелләрдән булмады. Ләкин аңа гына карап тормыш тукталып калмый, барыбер үз җаена бара, балалары да үсеп җитте. Флүсә ирен сагынмады.

«Кем белә бит, ничек яшәгән булыр идек. Ул миңа кул күтәрә башлаган иде инде», — дип сөйләгән иде ул иптәш хатыны Нәҗибәгә. Дусты да аның яклы булды.

«Иреңнең үлеме өчен кайгырмаганга үзеңне гаепләмә. Аны белгән бер генә кеше дә сине гаепли алмый. Ә син рәттән бөтен кешегә дә күңелеңне ачып йөрмә», — дип киңәш итте Нәҗибә.

Еллар узды. Улы Мансур өйләнде, башка чыктылар, тормышы яхшы. Кызы Фәния дә кияүгә чыкты. Башта ире Радик белән фатир «снимать» итеп тордылар, ләкин балалар тугач болай яшәү авыр була башлады. Фәния декретта, ире генә эшли, шуңа күрә алар Флүсә янына күченделәр. Ул моңа шат кына иде, үзе һаман эшләсә дә, оныгын карашырга булышты.

«Без озакка түгел инде, Алла боерса. Бераз аякка баскач китәрбез. Барыбер аерым яшәү әйбәтрәк», — дип кияве дә әйтеп торды.

Вакыт узды, әмма алар шуннан бирле һаман да Флүсә янында яши, инде икенче балалары туды. Кияве кыскартуга эләгеп эшеннән китте һәм вакытының күп өлешен диванда ятып уздыра башлады.

«Бераз ял итәм әле, аннан эш эзли башлармын», — дип әйтә иде кайвакыт.

Әмма берәр җиргә урнашып бер-ике атна эшли дә тагын китә.

«Гел әллә нинди нәчәлникләр эләгә инде миңа. Гел талашалар, әле бу ошамый, әле теге ошамый», — дип мыгырдана иде.

Флүсә киявенә ипләп кенә аңлатырга да тырышып карады.

«Радик, җитәкчеләрнең эше шул инде, алар таләп итә, орыша, ә беркем дә үз эшен тиешенчә эшләмәсә, аннан нәрсә була соң?» — дия иде.

Әмма кияве чыраен гына җимерә, тыңларга теләми. Әлбәттә, Флүсә кызы хакына эндәшмәскә тырышты, артыгын сөйләмәде. Кызы эшли, Флүсә пенсиядә, димәк, алар Радикны ашатып ята булып чыга бит инде. Ә аңа өйдә, түшәмгә төкереп яту ошый иде, тегендә-монда барып йөреп кайта да, тагын диванга ава. Флүсә бу хәлләр турында иптәш хатыны Нәҗибәгә дә сөйли иде, анысының да ачуы килә.

«Бигрәк рәхәттә яши икән киявең, эшләми, сезнең хисапка ашый, яшәү урыны турында кайгырасы юк, бик рәхәт аңа монда. Гаилә башлыгы дисәң, телең калыр инде» — дип аптырый иде.

«Ярар инде ичмасам, хет эчми. Урын бар, яшәсеннәр үз янымда гына, чит кеше почмагында эт типкесендә яшәгәнче, үзем дә шуның аша уздым бит инде. Кызымның да шулай яшәвен теләмим. Балаларымның яшәр урыны булмаса, берүзем бер фатирда ничек тынычлап яшәмәк кирәк?» — дип балаларын яклап куя иде Флүсә.

Әмма иптәш хатыны да үз сүзен бирергә теләми: «Ул гаилә башлыгы, ике баласы бар, мужик бит инде ул, гаиләне туендырып торырга тиеш. Көрәп-көрәп акча эшләсен димим бит, ичмасам берәр эшкә урнашып өйгә акча алып кайтсын».

Флүсә дә моның шулай икәнен аңлый, әмма кызының тормышына кысылмый, түзә.

«Әлбәттә, кияү кызым белән минем акчага яши. Бергә ашыйбыз, ну аштагы ит минем пенсия акчасына яки Фәниянең хезмәт хакына алынган дип әйтә алмыйм бит инде», — ди Флүсә.

Ә Нәҗибә башын гына селкеп:

«Син пенсиягә чыгарга, ял итәргә хыялландың. Нәрсә килеп чыга соң инде?» — дип кенә куя.

Әле Флүсә эшләгән вакытта түзәрлек иде, ул өйгә соң гына кайта, киявенең көннәр буе диванда ятканын күрми иде. Иртән эштә, кичен үз бүлмәсендә, ә хәзер олы оныгы үсте, аның караватын да әбисе бүлмәсенә күчерделәр.

Флүсә оныгына аерым бүлмә кирәген дә аңлый, әмма ике бүлмәле фатир белән нишләп була. Хәзер Флүсә пенсиядә, ләкин үз фатирында иркенләп йөри алмый, үзен кунакта итеп хис итә, махсус өеннән каядыр чыгып китә. Әле кибеткә, әле дус хатыны янына. Әле күптән түгел авырып китте, беркая да чыкмый, гел өйдә, ә бу киявенә бер дә ошамый.

«Әби, нишләп гел өйдә утырасың? Әллә бөтен эшең беттеме, гел күз алдында буталып йөрисең. Бар, кичкә кадәр берәр җирдә йөреп тор әле», — дия иде кияве.

Флүсә бу сүзләрдән бик гарьләнде, бүлмәсенә кереп елады, бераз тынычланган кебек булды.

«Радик, ә син эш эзләп карарга уйламыйсыңмы соң? Бу минем фатир һәм Фәния минем кызым булган өчен генә син монда яшисең. Оят түгелме сиңа, ике хатын-кыз сине — үгез кадәр ирне ашатып тора, ә син миңа акыл өйртмәкче буласың», — дип ачуланып ташлады киявен.

Бу сүзләрдән соң Радик хәтта диванда яткан җиреннән сикереп торды.

«Ах, карт тәре, телең озайган әле! Хәзер үк китәм, хатыным һәм балаларым өчен генә сиңа түзеп яшим», — дип котырды да өйдән чыгып китте.

Флүсә тагын борчуга калды, кызы эштән кайткач ни әйтер аңа? Фәния эштән кайткач, Радикның яраткан диваны буш булуын күреп:

«Әни, ә Радик кайда? Әллә эш эзләргә киттеме?» — дип сорады.

«Юк, кызым. Ул бездән киткәндер, без аның белән сүзгә килдек. Ул мине куа, күз алдында буталып йөрисең дип әйтте», — диде Флүсә кызына.

«Соң, әни, әйтми түзә алмадыңмы инде? Нигә куып чыгардың аны?» — дип әнисен гаепләде Фәния.

«Фәния, кызым, син үзеңне тамчы да хөрмәт итмисеңмени соң? Аю кебек ир-ат синең җилкәңдә утыра, балаларыңның ризыгын ашый, хәтта эш эзләгән кыяфәт тә чыгармый бит ул. Үзең өчен гарьләнмисеңме син? Кемгә охшап беттең инде, кара үзеңә. Ат кебек җигелеп эшлисең, аны ашатасың, үзеңә һәм балаларыңа аласы урынга аңа әйбер җыеп кайтасың», — диде Флүсә.

Кичкә таба Радик кайтып керде.

«Хатын, тыңла мине. Минем шартым шундый: яки монда мин калам, яки әниең кала. Монда безнең икебезгә кысан», — дип ультиматум куйды хатынына.

Флүсә бу сүзләрне ишетүгә үк үз бүлмәсенә кереп китте. Әмма кызы белән киявенең ызгышканы ишетелеп торды.

«Радик, бу әнинең фатиры, картайган көнендә кая китсен ул? Ә син эшкә урнашсаң яхшырак булыр иде, инде күптән үз фатирыбызны алырга вакыт. Балаларыбыз бар, аларга нәрсә калдырабыз?» — диде Фәния.

«Ә нәрсә, фатир бар бит һәм балалар монда яшәячәк. Ә әниеңә ошамый икән, чыксын да китсен. Улы да бар әле аның, әнә шуның янына китеп яшәсен», — дип кычкырды Радик.

Флүсә киявенең беркайчан да эшкә урнашмаячагын, шулай әзергә-бәзер, хатынының җилкәсен кимереп яшәячәген аңлады. Кызы жәл, хәер, кызы беркайчан да әнисен яклап чыкмый, хәтта ире әнисе турында күңелгә ятышсыз сүзләр әйткәндә дә каршы дәшми. Флүсә улына бервакытта да зарланмады, кызын гел яклады, кияү белән бик яхшы яшиләр дип алдады.

Иртә таңнан, әле калганнар йоклаганда Флүсә әйберләрен җыйды да, әкрен генә фатирдан чыгып китте. Ул авылга, әти-әнисе йортына кайтып китәргә уйлады. Әлбәттә, андагы йорт ташландык хәлдә инде, ярар, аны гына тәртипкә китерер. Электричкага утырып авылына кайтып китте, туган нигезен күргәч, түзмәде, елап җибәрде. Өй яртылаш җиргә иңгән, түбәсе ишелеп төшкән иде…

Флүсә туган йорты янында эскәмиядә күпме утыргандыр, хәтерләми, машина килеп туктаган тавышка сискәнеп китте. Машинадан улы Мансур белән оныгы чыккач, тагын да аптырашта калды.

«Әни, нишлисең монда? Нигә син берни дә сөйләмәдең? Нишләп мин синнән гел „бар да яхшы, улым“ дигәнне генә ишетәм, Фәния дә тешләк, берни әйтми. Әле ярый аның улы шалтыратты. Алар гаиләсендәге бердәнбер акыллы, башлы кеше шул инде. „Өйдәге ызгыштан соң әби каядыр китте“, - дип әйтте. Әйдә, әни, утыр машинага», — дип әнисен җитәкләп алды.

Мансур әнисен үзләренә алып кайтты, Флүсәне килене дә ачык йөз белән каршылады, тәмле ризыклары белән сыйлады.

«Әни, теләсәң бездә яшә. Тагын бер вариант бар, әнинең вафатыннан соң аның фатиры буш тора. Әзрәк ремонт ясарбыз да бәлки шунда яшәрсең», — диде килене.

Флүсә инде икенче ай бер бүлмәле фатирда яши. Кызы Фәния аның белән аралашмый башлады, әллә нинди пычрак сүзләр әйтеп бетерде, әнисен гаепләде. Чөнки абыйсы килеп, Радикны бераз акылга утыртып киткән иде. Фәния атна буе ирен карады, ә тегесе авыртудан ыңгырашып, сызланып диванда аунады…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100