Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үз башын үзе кисеп алганмы?» Мәрхүм ир-атны башсыз килеш җирләгәннәр

Апа кеше энесенең башын табу, җинаятьчеләрне хөкем иттерү өчен тырыша.

news_top_970_100

Бер ел чамасы элек Новосибирск районында авыл зиратыннан ерак түгел урында җиргә күмеп куелган ир-атны табалар. Мәрхүмнең апасы Ольга «КП-Новосибирск» сайтына мөрәҗәгать иткән. Ул энесен урлап алып китеп, үтереп ташладылар дип саный. 

Җинаятьтә шикләнелүче табылган, тик Ольга бу кеше җаваплылыктан качар дип курка. 

Тикшерүче Ольганың энесе эпилепсиядән үзе үлгән дип белдергән. Ольга исә энесен кем күмеп куйганын аңламый. Энесенең башы ярты ел чамасы экспертизада ята икән. Ольга энесенең башын бирүләрен сорый.

37 яшьлек Андрей Издревая авылында яши. Ташчы булып эшли, Ольга аны алтын куллы иде дип искә ала. Берничә ел элек хатыны үлгәч, Андрей салгалап йөри башлый, өенә танышларын җыеп, табын корып утыра.

«Андрей 2021 елның 19 июнендә югалган, мин 22 июньдә белдем. Ирем Андрейның гаражына барган. Баскыч төбендә Андрейның дусты утыра. Ул Андрейны ир-атлар төркеме алып китте дип сөйли», — ди Ольга.

Видеокүзәтү камерасы язмаларыннан күренгәнчә, Андрейга кунакка дүрт ир-ат һәм бер хатын килә. Ярымшәрә Андрейны урамга алып чыгалар һәм каядыр алып китәләр. Ир-атларның берсенең кулында кыскартылган мылтык була. 

Ольга полициягә гариза яза, Андрейны эзли башлыйлар. Ольга Андрейның авылдашлары белән сөйләшә, алар ир-атларның зират янында нидер казыганын күрүен әйтә.

Шуннан соң зират янында Андрейның мәетен табалар, ул 40 см тирәнлеккә күмелгән. «Без танырга бардык. Мәет башсыз килеш иде дип әйттеләр. Ирем Андрейны тырнакларына карап таныган. Судмедэкспертлар язган белешмәдә үлем сәбәбе ачыкланмаган дип язылган. Шулай итеп Андрейны башсыз килеш җирләдек», — ди Ольга.

Ольга туганының башын эзләүне дәвам итә. Аннары баш экспертизада булуы ачыклана. «Димәк, каяндыр тапканнар. Башында ядрәдән ике эз табылган. Ләкин миңа кәгазьләр бирмиләр. Барысы да сүздә генә. Ярты ел чамасы вакыт узды. Тагын шалтыраттылар. Башта ядрә эзләре юк диделәр. Тикшерүче сүзләренчә, бу эзләр энем эпилепсиядән операция ясаганда калган, ул үзе үлгән булуы мөмкин. Соң ул башын үзе кисеп алган да, үзен күмеп куйганмы? Зират янында йөргән кораллы ир-атлар каян килеп чыккан. Безне юләргә саныйлар», — ди Ольга.

Ольга сүзләренчә, Андрей эпилепсиядән операция ясамаган, ул моны тәгаен белә. Ул туганы үлеме турында рәсми белешмәләр булмауга, видеоязмаларны тикшермәүгә, Андрейны урлап киткән башка кешеләр тотылмауга аптырый.

КП-Новосибирск әлеге вакыйга турында Тикшерү комитетына мөрәҗәгать юллаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100