Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йошкар-Олада өч көнлек баланы урлаучыны таптылар

Сабыйны әти-әнисенә кайтарып бирделәр.

news_top_970_100
Йошкар-Олада өч көнлек баланы урлаучыны таптылар
Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү идарәсе

23 мартта Йошкар-Ола шәһәрендәге перинаталь үзәктән өч көнлек сабый кызны урладылар. Аны полиция һәм волонтерлар эзләде.

Урлаучы хатын сабыйны бик күпләр арасыннан озаклап сайлап алган. Хәзер бу җинаятьнең нечкәлекләрен Тикшерү комитеты хезмәткәрләре ачыклый.

Бала тудыру йортындагы сабыйны 33 яшьлек Анастасия М. алып чыгып киткән. Ул берничә көн элек шушы перинаталь үзәктә бала тудыра. Аның сабые вакытыннан алда дөньяга килә һәм вафат була. Анастасия үз баласы үлүен иренә әйтми. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты язды.

Сайтның хокук саклау органнарындагы чыганагы мәгълүматы буенча, хатын хастаханәдә булган вакытында үзенә сабый караштырып йөри. Ул чит кеше балалары арасыннан үзенә кирәклесен сайлый. Хатын сабыйларны озаклап барлый һәм аның күзе 20 мартта туган кыз балага төшә.

Анастасия өенә баласыз кайта. Ул сабыен яңа туган балалар бүлегендә алып калдылар дип алдый. Имеш, балага прививка ясарга алып калганнар. Аннары 23 мартта Анастасия бала тудыру йортына кабат китә. Ул хастаханәдә ятканда кигән халатын, башмагын киеп бара. Шуңа күрә ул бала тудыру йортына килгәч башкалар арасында аерылып тормый.

Анастасия бала тапкан хатыннар ята торган бүлеккә керә. Ул алдан карап куйган баланың анасы процедураларга киткәнен саклап тора. Аннары палатага керә һәм сабыйны урамга алып чыга һәм өенә алып кайтып китә.

Нарасыйны Анастасиянең фатирында табалар. Ул кызчыкны үзенең үлгән баласына дип әзерләп куйган кроватька салып куйган була.

Хәзерге вакытта Анастасия гомумән авырлы булмаган дигән фараз да бар. Ул бик тә балалы буласы килә. Шуңа күрә барысын да алдан планлаштырган булуы да ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100