Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз балаларына ярты миллион бурычы булган ир-ат хөкемгә тартылган

Арча районында ике баласын тәрбияләү өчен алимент акчасын түләмәгән 42 яшьлек ир-ат хөкемгә тартылган. Аның ярты миллион сумнан артык әҗәте җыелган.

news_top_970_100
Үз балаларына ярты миллион бурычы булган ир-ат хөкемгә тартылган
Арча районы прокуратурасы 42 яшьлек Рамил Гомәровка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Ул Россия Җинаять кодексының 157 нче маддәсенең 1 нче часте (суд карарын бозып, балигъ булмаган ике баланы тәрбияләү өчен ата яки ананың алимент акчасын түләмәве) буенча җинаять кылуда гаепле дип табылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.

Суд тарафыннан ачыкланганча, суд карары нигезендә, Гомәров балигъ булмаган ике баласын тәрбияләү өчен алимент түләргә тиеш булган. Әмма ир-ат алимент түләүдән кача һәм матди ярдәм күрсәтми. Моның өчен ул 100 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә тартыла. Нәтиҗәдә, алиментлар буенча бурычы 510 мең сумга җитә.

Гомәров гаебен тулысынча таныган. Суд кеременең 10 процентын дәүләт файдасына тотып калып, аңа 7 ай дәвамында төзәтү эшләре билгеләгән. Суд карары законлы көченә кергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100