Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз бакчаңда үскән алма уңышын озак итеп саклау серләре

Алманы үрелгән кәрҗиннәр, пластик яки агач тартмаларда сакларга була.

news_top_970_100
Үз бакчаңда үскән алма уңышын озак итеп саклау серләре
https://pixabay.com

Өйдә алмаларны -1дән 1 градуска кадәр температура, 85-96 процент дымлылык булган урында сакларга кирәк. Савытта үтәли җил йөри торган булсын. Үрелгән кәрҗиннәр, пластик яки агач тартмалар алырга була, тик аларның стеналарында ярыклар булу хәерле. Алма тутырыр алдыннан савытны дезинфекцияләгез. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Бөтен һәм коры алмаларны тартмага койрыгы белән аска каратып тезегез. Шундый ике-өч катлам ясагыз. Өске рәтнең койрыклары астагы рәттәге алмалар арасына туры килсен. 

Алма шәлперәймәсен өчен өстенә торф, пычкы чүбе, ком, карабодай кабыгы сибәргә була.

Алманы пластик пакетта саклап була. Бер пакетка кило ярым — ике кило алма салыгыз. Пакетны ике-өч көн ачык тотыгыз, артык дым чыгып бетсен. Аннары пакеттан һаваны мөмкин кадәр чыгарып бетереп, капрон бау белән бәйләп куегыз.

Алманы суыткычның яшелчәләр саклый торган тартмасында саклап була. Ләкин янына башка яшелчә куймагыз. Биредә алманы озак тотып булмый. Язга кадәр саклау өчен, туңдырырга туры килер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100