Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үз анализы урынына баласыныкын тапшырган": Күкрәгенә пластик операциядән соң яшь хатын үлгән

"Үз анализы урынына баласыныкын тапшырган": Күкрәгенә пластик операциядән соң яшь хатын үлгән

news_top_970_100
"Үз анализы урынына баласыныкын тапшырган": Күкрәгенә пластик операциядән соң яшь хатын үлгән
Мәскәүдәге бер шәһәр хастаханәсендә 31 яшьлек хатын үлгән. Аны бирегә авыр хәлдә китергәннәр. Хатын күкрәгенә пластик операция ясаткан булган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

31 яшьлек хатын Госпиталь урамындагы бер шәхси хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Ул күкрәкләрен матурайтмакчы була.

Август азагында бу хатынга операция ясыйлар, Шуннан соң ул үзен начар хис итә башлый. Хатынны ашыгыч ярдәм белән шәһәр хастаханәсенә китерәләр. Табиблар тырышлыгына карамастан, 1 октябрьдә бу хатын вафат була.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Пластик операция ясаучылар саксызлык аркасында кеше үтерүгә китергән һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү өчен гаепләнә.

Мәрхүмә хатын пластик операция ясаганчы, үзенең хроник авыруы булуы турында мәгълүматны яшергән. Бу турыда "Московский комсомолец" сайты хәбәр итте.

Бала тапканнан соң, бу хатынның күкрәкләре төрле зурлыкта була. Идеаль булмаган күкрәкләр аңа "эстетик кыенлыклар" китерә, диелә бу хәбәрдә.

Башта косметик операция яхшы узган кебек була. Ләкин ул операциядән соң палатада ятканда аңын югалта һәм сулыш ала алмый башлый. Шәһәр хастаханәсенә китергәндә аның хәле бик начар була. Табиблар моның сәбәпләрен ачыклый алмый.

Шуннан соң хатынның ирен сораштыралар. "Хатын операция алдыннан сидек анализын алмаштырды. Ул үз анализы урынына баланың сидеген тапшырды. Чөнки аның бөерләре авырта иде. Ул авыруын белде, тик табиблардан яшерде. Бер ел элек ул күкрәгенә операция ясарга җыенган иде инде. Ул чакта сидектә аксымнар булуы ачыкланды, табиблар операция ясаудан баш тартты", - дип сөйләгән тол калган ир. 

Мәрхүмәнең өч яшьлек баласы ятим калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100