Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ых» та итмичә ризалаштылар...» – Илсөя Бәдретдинова төркеменә шаккаткан

news_top_970_100
«Ых» та итмичә ризалаштылар...» – Илсөя Бәдретдинова төркеменә шаккаткан
"Татар-информ" архивы

Шушы көннәрдә җырчы төркеме белән бергә ипподромда малкайлар арасында съемкаларда төшкәннәр. Өч минутлык клипка булса кирәк, бер ай әзерләнгәннәр, ә съемка үзе бер атнага сузылган.

Илсөя Бәдретдинова «банда»сы (төркемне алар үзләре шулай «ИБ банда» дип йөртә) бик бердәм, дус, креатив булулары белән башка төркемнәр арасында ничектер аерылып тора сыман кебек шикелле. Бу юлы да алар апаларын (Илсөяне хөрмәтләп шулай атыйлар) шаккатырганнар.

«Төркемемә шаккаттым… Бөтенесе дә, «ых» та итмичә, атка утырырга ризалаштылар. Кайберләре гомүмән беренче тапкыр. Ә болар гади атлар түгел... Ярышларда катнаша торган чабышкы атлар! Минут саен холык күрсәтәләр... Камера да ошамый аларга, яңгыр да ошамый... хушбуй да... янәшәсендә басып торучы ат та. Исерек кебек теләсә нинди сәбәп табып котырырга гына торалар чистый.

Минем ат – Алмаз!!! Чемпион!!! Шушы сьемкалар өчен, шикәр күтәреп шактый йөрдем мин аның янына «свидание»гә. Алты яшьлек җегет! Күзләре ялтырап тора. Бия күрсә, биергә үк тотына. Яшь дими, карт дими, бәләкәй дими, зур дими... Рәттән ярата ... Дәртле күркә.

Сьемкалар тәмам. Без исән. Аллаһка шөкер!» – дип язган әлеге бик үк җиңел бирелмәгән уртак хезмәтләре турында җырчы телеграм каналында.

«Искиткеч матурлык һәм батырлык», «Тизрәк көтәбез, күрәсе килә», «Карап торганда гына атта йөрү җиңел кебек шул», «Экстрим күрсәтмәгез әле, мин сезнең өчен борчылам», – дип язганнар җырчының виртуаль дуслары.

«Атның исеме ничек дисең?» – дип сораган җырчы Илназ Гарипов.

«Илназ түгел, Алмаз, Алма-а-аз», – дип җавап биргән Илсөя.

«Алмаз да исерекмени?» – дип шаярткан алып баручы, продюсер Алмаз Гыйльметдинов атның кушаматы аның үз исеме белән бер булуына ишарәләп.

«Айнык, ләкин кызлар бик ярата», – дип терттергән җырчы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100