news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Юып, киптереп базга салдык», яки Авыл халкы бәрәңгене ничек саклый

«Быел бәрәңге чери», – дигән сүзләр ишетелеп алгач, «Интертат» сораштыру үткәрде. Халык бәрәңгене ничек саклый, һәм быелгы бәрәңге чыннан да чериме?

news_top
«Юып, киптереп базга салдык», яки Авыл халкы бәрәңгене ничек саклый
Фото: «Татар-информ»

Татар халкының бер милли ризыгын да бәрәңгедән башка күз алдына китереп булмый. Шуның өчен бәрәңге үстермәү авылда хәтта ки бер «гөнаһ» кебек кабул ителә. Әйе, бәрәңге бакчаларын бераз кечерәйттек инде. Шулай да, чәчкәндә дә, алганда да туганнар белән җыелышу гадәте кала.

Интернетта булган мәгълүмат буенча, дөньяда бәрәңгенең 5000нән артык сорты бар. Иң киң таралган сортлар: «Гала», «Невский», «Адретта», «Уңыш» һәм «Королева Анна».

Авыл халкы бәрәңгене кайда һәм ничек саклый икән – менә җаваплар.

Илнар Газизҗанов (Мамадыш районы):

Без, бәрәңгене алгач, башта аралыйбыз, аннары гаражга салабыз. 2 сутый җирдә бәрәңге үстерәбез. Дөресен әйткәндә, бәрәңге дип борчылган юк, күбесенчә аның белән хатын шөгыльләнә. Гаражда торганда, бәрәңгегә тычканнар тигәне дә юк, хәзер бетте инде ул. Бер елны гына сукыр тычканнар белән азапландык.

Гамилә Гардиманова (Әлмәт районы):

Бәрәңгеләрне базда саклыйбыз. Быел «голландский» сорт, кызыл, сары бәрәңге уңды. Артык бәрәңгене сатам яисә малларга ашатам. Ашарга дигән бәрәңгеләрне идән астына төшердек, ә базда – язга кадәр саклана торганы. Әлегә баздагы бәрәңгенең черегәнен күзәткән юк. Тычканнар ашамасын өчен дарулар куям. Мәсәлән, уксус кислотасы кулланам, шуннан соң килмиләр.

Аклимә Мәһдиева (Теләче районы):

Бәрәңгеләрне түбән өйдә саклыйбыз. Быел кызыл сорт әйбәт уңды. Бозылган бәрәңгеләр дә булды. Казып алуга ук башта эрене һәм вакны аерабыз, аннары түбән өйгә төшерәбез. Без бәрәңгене кош-кортка, мал-туарга ашатабыз, безнең бер әйбер дә әрәм булганы юк.

Фото: © «Татар-информ»

Илфак Нәзмиев (Актаныш районы):

Бәрәңгеләрне базда саклыйм. Базда әлегә черегәннәре күренми. Тычканнар тими. Бәрәңге артып калмаслык итеп утыртабыз, ә инде артып калса, малларга бирәбез, ә элегрәк сата торган идек. Безнең өчен бәрәңге – икенче икмәк булып тора ул. Бәрәңгене игътибар белән карыйбыз, череми, чөнки без көздән үк яңа сортлар белән эшлибез.

Кайчак шаярасы да килеп китә:

Генерал солдатлар янына килгән дә, ашарга җитәме, дип сорый икән. Җитә-җитә, артып та кала, диләр икән тегеләр. Генерал, артыгын кая куясыз, дигәч, анысын да ашап бетерәбез, дип әйтәләр икән солдатлар.

Зина Якупова (Сарман районы):

Бәрәңгене гаражга, лапаска салдык. Бер бүлмәне чистарттык, такталар җәйдек. Кертеп салгач, чистартырга, черекләрне аерырга кирәк. Былтыргыча эшләдек: бәрәңгеләрне әйбәтләп юып, киптереп салдык. Черек бәрәңгеләр чыкканы юк, әйбәтләп саклап тотабыз.

Бакчаның яртысында бәрәңге, яртысында чөгендер үстердек. Тычканнар тими, без базны чистартып, бөтен тишеген дезинфекцияләп торабыз, ирек бирмибез! Сортларын гел белеп бетереп булмый, кайчак сары тышлы ак эчле бәрәңге, кызыл бәрәңге дә була.

Фото: © «Татар-информ»

Айрат Ибраһимов (Балтач районы):

Бәрәңгене өй астында саклыйбыз, чөнки бездә базлар юк. Һәрбер сортны аерым салырга тырышабыз. Чересә, бәрәңге өй астында да чери ул, дип уйлыйм. Тычканнар борчымый, андый агулар, клейлар куйган юк. Кеше «өйдә тычкан күп» дип зарлана, кыш салкын килмәс микән, дигән уйлар бар күбесендә.

Кадрия Хәкимова (Арча районы):

Бәрәңгене базга аралап төшерәбез. Моңа кадәр бәрәңге черү очраклары булмады, быел да әлегә черү билгеләре юк, әмма ситуация куркыныч дип бәяләнә. Тычканнар борчыды дип әйтә алмыйм. Бәрәңгене сатабыз, артыгын кош-корт өчен калдырабыз.

Разыя Гыйльметдинова (Кукмара районы):

Бәрәңгеләрне казып алгач, аралыйбыз да базга салабыз. Аннары бәрәңгене шунда күмеп куябыз. Быел «Гала» сорты бик яхшы уңыш бирде. Базда бәрәңге язга кадәр саклана, ә тычканнар төшүе күзәтелгән юк. Калган бәрәңгеләрне сатабыз.

Димәк, быел бәрәңге уңышы гомумән әйбәт булган, күпчелек хуҗалыкларда уңыш яхшы җыелган. Шулай да, черек бәрәңге очраклары да бар иде, дип әйтәләр, ләкин ул җыю процессы вакытында күзәтелгән. Базга төшкән бәрәңге чери, дип зарланучылар булмады.

Ә сез бәрәңгене ничек саклыйсыз?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар